Агымдагы елда Түбән Шытсу авыл җирлегендә үзара салым акчалары хисабына Елыш, Югары һәм Түбән Шытсу авылларында юлларны төзекләндерү һәм шулай ук Югары Шытсуда зират коймасын яңарту күздә тотыла. Җыелган сумма өстәмә бирелүче дотацияне исәпкә алмаганда 418 мең 600 сумны тәшкил итте. Бүгенге көндә эшләрне башкару өчен смета ясату эше бара.
Түбән Шытсу авылыннан ерак түгел урнашкан ООО "Сабино" оешмасының теплица комплексы төзелеше дәвам итә. Бүгенге көндә эчтә эшләр алып барыла, кирәкле җиһазлар урнаштырыла, җиләк үстерү өчен шартлар тудырыла. Беренче уңышны агымдагы елның сентябрь аена алырга планлаштыралар.
Түбән Шытсу авыл җирлегендә тиеш булмаган урында чүп ташлау очрагы ачыкланып, ул чүплек рекультивацияләнде.
Түбән Шытсу төп мәктәбе укучылары өмәдә актив катнашты. Мәктәп биләмәсеннән чүпләр җыелды, һәйкәл территориясе тәртипкә китерелде.
7 апреля 2023 года в ООО "СХП Шытсу" прошел технический осмотр тракторов , прицепов и других самоходных машин.
В мероприятии приняли участие главный государственный инженер-инспектор Управления Гостехнадзора РТ по Сабинскому муниципальному району Ибрагимов Ильяс Накипович и специалисты хозяйства.
В рамках санитарно-экологического двухмесячника в Нижнешитцинском сельском поселении выполнена работа по очистке придорожных участков региональных дорог от мусора.
В Елышевском сельском клубе выполняется работа по реконструкции сцены.
Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре каникуллар вакытында актив рәвештә чаралар үткәрделәр. Төрле конкурслар, әңгәмәләр оештырылды, шулай ук балалар музыка кораллары белән дә таныштылар.
Чисталык икеайлыгы кысаларында Югары Шытсу авыл зиратында өмә булып узды. Авыл халкы һәм авылдан читтә яшәүчеләр катнашында узган өмәдә агачлар киселде, начар хәлдә булган чардуганнар алмаштырылды. Өмә алдагы көннәрдә дә дәвам ителәчәк.
Елыш авылында "Авыл биләмәләрен комплекслы үстерү" дәүләт программасы нигезендә йорт төзелеше дәвам итә. Эшне ООО "ПМК-159" оешмасы башкара.