ЯҢАЛЫКЛАР


2
март, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Түбән Шытсу төп мәктәбе базасында яшьләр арасында волейбол ярышы үтте. Ярышлар атна саен үткәрелә. 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Лесхоз бистәсендә авыл җирлеге командалары арасында чаңгы ярышы булып узды. Ярышта Түбән Шытсу авыл җирлеге командасы тулы составта чыгыш ясап, 5 нче урынга лаек булды.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

20
февраль, 2023 ел
дүшәмбе

Казан шәһәрендә Раис Сафиуллин исемендәге ачык татар халык җыр һәм музыка сәнгате фестивале булып узды. Югары Шытсу мәдәният йортының "Дубая" халык уен кораллары ансамбле һәм Шарифуллиннар гаилә ансамбле әлеге фестивальдә актив катнашып лауреат исеменә лаек булдылар. Әлеге уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз! 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Түбән Шытсу авылында Саба һәм Шытсу хатын-кыз волейбол командалары арасында иптәшләрчә уен үткәрелде.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

17
февраль, 2023 ел
җомга

Түбән Шытсу төп мәктәбе базасында район күләм семинар-киңәшмә булып үтте. Семинарда уку-укыту, тәрбия юнәлеше буенча ачык дәресләр күрсәтелде һәм үзара тәҗрибә уртаклашу эше башкарылды. 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

16
февраль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Түбән Шытсу төп мәктәбендә "Рәхмәт сиңа, Әлифба" дип исемләнгән чара үтте. Балалар театральләштерелгән тамаша тәкъдим иттеләр, кызыклы сорауларга җавап табып шигырь сөйләделәр.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

14
февраль, 2023 ел
сишәмбе

2023 нче ел Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан, Түбән Шытсу төп мәктәбендә мәктәп укучылары катнашында "Мин татар малае" бәйгесе булып үтте. Балалар төрле биремнәр эшләделәр, үзләренең осталыкларын, һөнәрләрен күрсәттеләр. Дусларча көч сынашу рәвешендә барган бәйге бик күңелле һәм файдалы үтте.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

13
февраль, 2023 ел
дүшәмбе

Түбән Шытсу авылында гаилә командалары арасында чаңгы эстафетасы булып узды. "Татарстан чаңгы юллары 2023" кысаларында үткәрелгән ярышта әти-әниләр һәм балалары актив катнаштылар. Ярыш нәтиҗәләре буенча беренче урынны Гөмәревләр гаиләсе алды, икенче урында Шакировлар, өченче Хабибрахмановлар һәм дүртенче нәтиҗәне Сәфиуллиннар гаиләсе күрсәтте. Катнашучаларга грамота һәм истәлеккә бүләкләр тапшырылды.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Югары Шытсу мәдәният йортының  "Дубая" гөсләчеләр ансамбле, Арча шәһәрендә фестивальдә актив катнашып, лауреат исеменә лаек булып кайттылар. Аларны чын күңелдән котлыйбыз!

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Түбән Шытсу авылында "Чаңгы юллары 2023" ярышлары булып узды. Әлеге чарада мәктәп укучылары, учреждения хезмәткәрләре актив катнашты. 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International