2 февраль көнне ”Түбән Шытсу төп мәктәбе”ндә “Укытучылар кыздыра” дигән кичә үткәрелде.
2023 ел Россия Президенты В.В. Путин тарафыннан Педагог һәм остаз елы дип игълан ителде. Дөнья глобальләштерү чорына аяк басканда, укытучының роле зур. Бу елда укытучының иҗади һәм профессиональ кыйммәтен,дәрәҗәсен күтәрү өчен зур эшләр башкарылачак.”Түбән Шытсу төп мәктәбе”ндә Педагог һәм остаз елын ачып җибәрү максатыннан “Укытучылар кыздыра” дигән кичә үткәрелде. Уенда “Укытучы-горур яңгырый” командасы һәм “Лаеклы алмаш” командалары катнашты. Укытучылар кичә дәвамында сорауларга җавап бирделәр,педагогик ситуацияләр чиштеләр.Кичә укучылар башкарган җырлар белән үрелеп барды.
2 февраль көнне Түбән Шытсу мәдәният йортында "Шытсу" авыл хуҗалыгы җәмгыятенең отчет җыелышы булып узды. Җыелышта авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе башлыгы Хасаншин Г.Ш. катнашты.
30 гыйнвар көнне Түбән Шытсу авылында гражданнар җыены булып узды. Җыенда Саба муниципаль районы Башлыгы Минниханов Р.Н., хокук саклау органнары, оешма, учреждения җитәкчеләре катнашты. Җыенда көн тәртибе буенча чыгышлар тыңланды, халык тарафыннан бирелгән сорауларга җаваплар бирелде.
Елыш клубында Югары Шытсу китапханәсе белән берлектә әдәби уен булып узды. Чара дәвамында балалар Шарль Перро иҗаты белән таныштылар, әдәби уен уйнадылар.
Югары Шытсу китапханәсендә А.Н.Толстой иҗаты белән танышу үткәрелде. Балалар әсәрләрдән өзек укыдылар.
Югары Шытсу мәдәният йортында Рамиль Шарапов концерты булып узды. Тулы залны җыйган концерт бик матур узды. Халык матру җырлар тыңлап, юмористик номерларны карап ял итте.
Югары Шытсу мәдәният йортында "Үкенерлек түгел үткәннәр" дип исемләнгән юбилей кичәсе булып узды. Кичә, телевизион тапшыру "Кунак бит шоу" программасынна охшатып алып барылды. Чараның үзәгендә 50 яшьлек юбилярлар, Югары Шытсу авылында яшәүче Гилемханова Гөлназ һәм Гыйбадуллин Наиль булдылар.
Түбән Шытсу төп мәктәбе базасында Яңа ел каникуллары дәвамында авыл яшьләре, кайткан кунаклар катнашында волейбол ярышы булып узды. Яшьләр бик актив катнаштылар. Күтәренке рухта ял итеп һәм аралашып волейбол ярышы бик матур узды.
Югары Шытсу авылында Яңа ел бәйрәме уңаеннан авыл яшьләре һәм кайткан кунаклар катнашында итекле футбол ярышы булып узды. Ярышны үткәрүдә Түбән Шытсу авыл җирлегендә урнашкан кибетләр акчалата ярдәм итте: ШЭ Нуриева, ШЭ Сөнгәтуллина, ШЭ Хидиятуллин, ШЭ Габдрахманова. Укучылар арасында беренче урынны Ю.Шытсу командасы алды, икенче урында Елыш. Олылар арасында беренчелекне Шытсу командасы яулады, икенчедә Юлбат, өчтә Елыш командасы калды. Барлык катнашучыларга һәм иганәчеләргә рәхмәт белдерәбез.
Югары Шытсу мәдәният йортында балалар өчен чыршы бәйрәме үткәрелде. Балалар, әти-әниләр һәм килгән кунаклар өчен мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан күңелле генә тамаша тәкъдим ителде. Балалар кызыклы уеннарда актив катнашты, шулай ук әти-әниләрдә читтә калмады. Кыш бабай барлык катнашучыларга бүләкләр өләште.