Түбән Шытсу авыл җирлеге депутатлары Флорид Гайнуллин, Ильнар Набиуллин һәм шәхси эшмәкәр Марат Насибуллиннар ярдәме белән мобилизацияләнгән егетләрнең балаларына яңа ел күчтәнәчләре тапшырылды. Әлеге күчтәнәчләргә барлыгы сигез бала ия булды. Ярдәмнәре өчен иганәчеләргә рәхмәт белдерәбез.
4 гыйнварда Югары Шытсу авылы мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре, Елыш мәдәният йорты, Түбән Шытсу авылы мәдәният йорты һәм Түбән Шытсу авыл җирлеге халкы белән берлектә Байлар Сабасында үзәк чыршы янында күңелле чара оештырдылар. Программада биюләр, җырлар, күңел ачу һәм актив уеннар бар иде.
Елыш авыл клубында яңа елга багышланган бәйрәм чарасы булып үтте. Программа бик бай эчтәлекле итеп эшләнгән, кызыклы уеннар, җыр-бию кертелгән иде.
Югары Шытсу мәдәният йортында Яңа Ел лотереясе үткәрелде. Лотерея төрле кызыклы уеннар, сюрпризлар, җырлар һәм биюләр белән үрелеп барды.
Түбән Шытсу авыл җирлеге Кыш бабайлар парадында актив катнашты. Түбән Шытсу авыл җирлеге “Кыш Бабайлар парады” чарасында делегациянең иң яхшы бизәлеше” дип аталган җигүле атлары арасында номинациядә икенче урынны алды.
Югары Шытсу мәдәният йортында, шул авыл егете Гайбадуллин Наиль Хәбир улы себерке бәйләү буенча мастер класс күрсәтте. Ул әлеге эш процессын бик тырышып, барлык нечкәлекләре белән аңлатты.
Доярка ООО СХП "Шытсу" Мавлетова Гульзира Миннехановна удостоина благодарностью Министерства сельского хозяйства РФ - за многолетний добросовестный труд в системе агропромышленного комплекса. От всей души поздравляем!
Югары Шытсу авылыннан махсус хәрби операциядә катнашучы Бәдретдинов Фәнил Хәлил улына, әти-әнисе исеменә командирлары тарафыннан рәхмәт хаты җиткерелде. Алга таба да югары дәрәҗәләргә ирешеп, исән-имин әйләнеп кайтуын теләп калабыз.
Югары Шытсу авылы халкы тырышлыгы белән мобилизациядә булган егетләргә гуманитар ярдәмнең чираттагысы оештырылды. Кием-салым, җылы носкилар бәйләнде, азык-төлек җыйналды. Барлык булышлык күрсәтүчеләргә зур рәхмәт. Ярдәм итү эше алга таба дәвам ителә.
Түбән Шытсу авылында авария хәлендә булган иске кибет бинасын сүтү эше бара.