В д.Верхние Шитцы завершилась ремонт дорог по программе ЩПС. Всего отремонтрировано 320 м.дороги. Работу выполнил ООО МДСУ1 Балтасинкого района.
Югары Шытсу авылында мәдәният йорты хезмәткәрләре булып эшләүче Шарифуллинар гаиләсе "Нечкәбил" конкурсының зона этабында уңышлы чыгыш ясап финалга үттеләр. Аларга финалда зур уңышлар телибез!
1 октябрь көнне Түбән Шытсу мәдәният йортында өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм чарасы булып узды. Авыл җирлегенең барлык мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан өлкәннәргә концерт программасы тәкъдим ителде. Ахырдан "Шытсу" авыл хуҗалыгы ярдәме белән әзерләнгән чәй эчү оештырылды.
Түбән Шытсу авылында яшәүче Галявиев Әмин Галяви улы һәм Галявиева Фәүзия Корбан кызының гаилә корып яши башлауларына быел 67 ел. Алар 1955 елның 20 мартында гаилә корып яши башлыйлар. Бүгенге көндә алар тигезлектә бәхетле гомер кичерәләр. Аларның 6 оныклары 11 оныкчыклары бар. Галявиевлар гаиләсе шушы матур бәйрәмнәре уңаеннын Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Миннихановның бүләкләвенә лаек булдылар.
12-25 сентябрь аралыгында Татарстан Республикасы хөкүмәтенең "Алгарыш" грантын откан яшь белгечләр Алтай Республикасында тәҗрибә уртаклашып кайттылар. "Авыл биләмәләрен комплекслы үстерү" программасы кысаларында оештырылган әлеге тәҗрибә уртаклашу чарасында Түбән Шытсу авыл җирлеге башлыгы Мәүлетов Б.М.та катнашты. Барлыгы 14 яшь белгеч Алтай Республикасының авыл хуҗалыгы, агротуризм, яшьләр өчен булдырылган социаль программалары белән якыннан таныштылар. Әлеге чара кысаларында төрле экскурсияләр, Алтай Республикасы губернаторы О.Л.Хорохордин белән эшлекле очрашулар оештырылды.
Елыш авылында Югары Шытсу китапханәсе хезмәткәре балалар белән спорт темасына бәйле викторина үткәрде. Әлеге викторина балаларга бик ошады. Чара ахырында футбол уены уйналды.
Югары Шытсы китапханәсендә "Шигъри тәлгәшләр" дип исемләнгән чара булып узды. Әлгеге чара шагыйрә Асия Юнысовага 75 яшь тулу багышланды. Укучалар язучының шигырьләре белән якыннан таныштылар, әңгәмә кордылар.
Югары Шытсу китапханәсендә "Очрашуга кадәр, җәй" дип исемләнгән чара булып узды. Чарада мәктәп укучылары актив катнашты. Алар үтеп баручы җәй турында шигырьләр укыдылар, җәйге чорда булган кызыклы вакыйгаларны искә төшерделәр.
Югары Шытсу авылында ЩПС программасы нигезендә юл ремонтлау эше башланачак. Барлыгы 320 күләмендә юлга таш җәелү планлаштырыла. Эшне ООО "МДСУ1" оешмасы башкарачак. Бүгенге көндә материал ташу эше бара.
Түбән Шытсу төп мәктәбендә белем көне үткәрелде. Бу елны укырга барлыгы 6 укучы керде. Яңа уку елында мәктәп коллективына, укучыларга уңашлар телибез.