Югары Шытсу авылында мәдәният йорты хезмәткәрләре тырышлыгы белән Республика көненә багышланган урам концерты булып узды. Концерт авыл халкы, яшьләр катнашында бик матур үтте.
Түбән Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре "Кичке уен" проекты кысаларында мәдәни чара үткәрде. Өлкәннәр, яшьләр гомумән авыл халкы элеккеге чорлардагы җыр-биюләрне искә төшереп матру гына ял итеп алдылар.
ООО "СХП Шытсу" җәмгыятендә кышкы чорга малларга азык әзерләү эше тулы көче белән бара. Шушы көннәрдә салам әзерләү эше төгәлләнеп килә.
Нижнешитцинский детский сад "Ромашка" награждена грамотой за лучшее подготовку к новому учебному году. Заведующая Хабибрахманова Рамзия Василовна.
Түбән Шытсу авыл җирлеге Советы район күләмендә үткәрелгән "Чәчәкле Саба" конкурсында актив катнашып 3 нче урынга лаек булды.
13 август көнне Югары Шытсу авылында физкультурачылар көне уңаеннан мини-футбол буенча ярыш үткәрелде. Ярышта барлыгы 10 команда катнашты. Мәктәп укучылары арасында беренче урынны Саба командасы алды. Икенче урында Елыш1 командасы һәм өченче урында Елыш2 командасы. Ир-атлар арасында беренчелекне Икшермә командасы яулады, икедә Югары Шытсу һәм өчтә Юлбат командалары. Җиңүчеләр һәм призерлар грамота, акчалата бүләкләр алдылар. Ярышның иганәчеләре ШЭ Сөнгәтуллина, ШЭ Нуриева, ШЭ Нәбиуллин һәм Түбән Шытсу авыл җирлеге Советы.
Түбән Шытсу авылы янында теплица комплексы төзелеше дәвам итә. Эшне "Сабино" ҖЧҖ башкара.
Команда Нижнешитцинского сельского поселения активно принимает участие в чемпионате района по пляжному футболу. Пока у команды нет побед, но мы надеемся на лучшее. В переди еще четыре тура. Желаем удачи.
Югары Шытсу авылының Канәфи чишмәсе буенда "Моңнар кайтсын авылга" дип исемләнгән күңел ачу чарасы, кичке уен үткәрелде. Өлкән буын вәкилләре, шулай ук яшьләр катнашында үткәрелгән чара бик матур һәм бай эчтәлекле булды. Элеккеге чорда кич утыруларда булган уеннар, такмаклар, баянга кушылып җырлаулар яңадан яңартылды. Чарада шулай ук чәй өстәле әзерләнгән иде.
В д.Верхние Шитцы идет строительство жилого дома по государственной программе. На сегодняшний день ведутся внутриотделочные работы. Работу выполняет ООО "ПМК-159".