ЯҢАЛЫКЛАР


16
март, 2022 ел
чәршәмбе

Елыш авыл клубында, 2022 нче ел Халык сәнгате һәм матди булмаган мирас елы уңаеннан, Теләче районы Урта Мишә авыл клубы белән брелектә, театральләштерелгән концерт булып узды. Әлеге чара би күңелле һәм бай эчләлекле булды. Тамашачылар концертны бик җылы кабул итте. 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

В Верхнешитцинской СДК  прошла интеллектульная игра "Переводи". 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Югары Шытсу балалар бакчасы мәдәният йотында булып, музыка уен кораллары белән таныштылар.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

10
март, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Елыш авыл клубында, Теләче районы Урта Мишә авыл клубы белән берлектә, "Халкым мирасын саклыйк һәм яклыйк" - дип исемләнгән театральләштерелгән музыкаль кичә булып узды.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

7
март, 2022 ел
дүшәмбе

Югары Шытсу мәдәният йортында 8 март бәйрәме уңаеннан концерт булып узды.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

8 март бәйрәме уңаеннан Иске Икшермә авылында волейбол ярышы булып узды. "Шытсу" командасы актив катнашып 2 нче урынга лаек булды.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Түбән Шытсу төп мәктәбендә сыйныф җитәкчеләре өчен район методик берләшмә утырышы булып узды. Катнашучылар мәктәптә белем һәм тәрбия бирү өлкәсендә сыйныф җитәкчесенең эш алымнары белән якыннан таныштылар, сыйныф сәгатьләрендә булдылар.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

25
февраль, 2022 ел
җомга

Женская команда "Шытсу" по волейболу активно принимает участие на чемпионате района. Желаем команде успехов! 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

       Дәүләтгәрәева  Наилә Нургали кызы  1932 елның 18 февралендә Югары Шытсу  авылының  Галия һәм Нургали Шәвәлиевлар гаиләсендә  икенче бала булып дөньяга килә. Мәктәптә уку аңа эләкми дә диярлек. Наилә апа мәктәптә укый башлагач, әбисе авырый башлый, бу вакытта инде бәләкәй Наиләгә әбисен карау йөкләнә, чөнки өлкәннәр эштә, эшне берничек тә калдырырга ярамый. Мәктәптә Наилә хәрефләрне өйрәнеп, аларны  кушып бераз  укырга өйрәнә. Шулай 3 ел дәвам итә. Әби үлгәч, өлкәннәр рәтендә эшкә йөрү башлана – сугыш вакыты, эшче көчләр җитми. Унбер яшьлек Наилә дә  колхозның төрле эшләрендә катнаша башлый. “Урак  ура идем , ә көлтәне күтәреп куя алмый идем әле, чөнки гәүдәгә дә бәләкәй идем, ач та идек инде ул чакта, шуңа көч тә җитмәгәндер инде”,-  дип күз яшьләре белән сөйли Наилә апа. Бераз үсә төшкәч, фермада сыерлар сава, соңрак сарык караучы булып эшли. Аның хезмәтен бәялиләр, эшендәге уңышлары өчен Дәүләтгәрәева  Наилә Нургали кызы  1986нчы елда ВДНХ ның Алтын медале белән бүләкләнә.

        1957нче елда авылдашы Дәүләтгәрәев Фәрхетдин Дәүләтгәрәй улы белән гаилә коралар. Бер – бер артлы биш балалары туа. 1974нче елда Наилә апа “Ана даны” медале белән бүләкләнә. Ә 1993нче елда Бөек ватан сугышы елларындагы тырыш хезмәте өчен “Фидакәрь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнә. Күршеләр һәм авылдашлар белән яхшы мөгәлләмәдә булганга  Наилә апаны  авылдашлар бик  хөрмәт итә.

           Бүгенге көндә Наилә апа кызлары, оныклары тәрбиясендә Казан шәһәрендә гомер итә.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Түбән Шытсу авыл җирлеге Советы сәркатибе Хабибрахманова Ф.С., Бөтенроссия җирле үзидарә ассоциатциянең "Җирле үзидарә органнары үсеше өчен" медале белән бүләкләнде. Котлыйбыз!

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International