В п.Лесхоз прошел лично-командные соревнования по лыжным гонкам среди сельских поселений. Команда Нижнешитцинского СП заняла 2 место.
В Нижнешитцинском СП прошла лыжная эстафета среди семей в рамках соревнований Лыжня Татарстана 2022. Первое место заняла семья Хабибрахмановых. Второе место семья Шакировых Г. и третье место семья Шакировых А.А. Победители и призеры получили грамоту и денежные призы.
Түбән Шытсу төп мәктәбендә Чаңгы юллары 2022 чарасы булып узды. Әлеге спорт чарасында мәктәп укучылары, учреждения хезмәткәрләре актив катнашыты.
16 февраль көнне Түбән Шытсу төп мәктәбендә 23 нче тапкыр М.Фәйзиев истәлегенә районара 2008 елда һәм аннан кечерәк балалар арасында көрәш буенча турнир булып узды. Саба, Кукмара, Теләче райоонарыннан килгән 105 көрәшче 15 төрле үлчәү авырлыкларында үз көчләрен сынадылар. Турнир ачылышанда Саба муниципаль района яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Гарипов И.Р. катнашып спортсменнарга үзенең җылы теләкләрен җиткерде.
Югары Шытсу мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан мәдәни чара булып узды. Катнашучылар үзләренең осталыкларын, җитезлекләрен төрле конкурсларда катнашып сынадылар.
1 февраль көнне Казанда, татар мәктәпләрендә белем алучы укучылар өчен татар әдәбиятыннан узган республика олимпиадасының йомгаклау этабында Файзрахманова Камилә призлы урынга ия булды.
Түбән Шытсу авылы мәдәният йортында 7 февраль көнне гражданнар җыены булып узды. Җыенда Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Закирзянов Р.Р. катнашты.
Югары Шытсу авылында Яңа ел бәйрәме уңаеннан авыл яшьләре һәм кайткан кунаклар катнашында итекле футбол ярышы булып узды. Ярышны үткәрүдә Түбән Шытсу авыл җирлегендә урнашкан кибетләр акчалата ярдәм итте: Мостафин Айдар Ибраһим улы, ШЭ Нуриева, ШЭ Сөнгәтуллина, ШЭ Хидиятуллин, ИШЭГабдрахманова. Укучылар арасында беренче урынны Ю.Шытсу командасы алды, икенче урында Т.Шытсу. Олылар арасында беренчелекне Саба-Шытсу командасы яулады, икенчедә Ю.Шытсу, өчтә Елыш командасы калды. Барлык катнашучыларга һәм иганәчеләргә рәхмәт белдерәбез.
Во всех домах культуры Нижнешитцинского сельского поселения по плану проходят Новогодние мероприятия. С 29 по 31 декабря были организованы лотереи и балмаскрад. В январе проходят Новогодние елки для детей, концертные программы и активные игры на свежем воздухе.
Түбән Шытсу авылында яшәүче Гайсин Шаймулла Гайсә улы 1932 елның 5 гыйнваренда дөньяга килә. Шаймулла абыйның бала чагы авыр сугыш елларына туры килә, бик күп авырлыклар күреп үсә ул.
1958 елда шул ук Түбән Шытсу авылы кызы Асия апага өйләнә. Гаиләдә бер-бер артлы 3 бала дөньяга килә. Балаларына үрнәк тәрбия биргән Шаймулла абый һәм Асия апа. Балалары тормышта үз урыннарын табып, төрле тармакларда тырышып хезмәт куялар.
Шаймулла абый башта колхозда төрле эшләрдә, аннары комбайнер булып эшли. 1953 елда гаиләсе белән Пермь өлкәсенә күченеп китәләр. Анда ул куп еллар шахтер булып эшли.
Гайсиннар гаиләсе 1995 елда туган авылларына әйләнеп кайталар, лаеклы ялда булуына карамастан Шаймулла абый колхозда эшчәнлеген дәвам итә: ындыр табагында каравылда тора.
Шаймулла абый тыл һәм хезмәт ветераны. Аның эш стажы- 42 ел.
Бүгенге көндә алар Асия апа белән тигезлектә бәхетле гомер кичерәләр. Аларның 3 оныклары 2 оныкчыклары бар.
Күршеләр һәм авылдашлар белән яхшы мөгәлләмәдә, шуна күрә Шаймулла абыйны авылдашлары бик хөрмәт итә.