ЯҢАЛЫКЛАР


5
октябрь, 2021 ел
сишәмбе

Түбән Шытсу төп мәктәбендә мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә өлкәннәр көненә багышланган концерт программасы булып узды. Чара җылы котлаулар, концерт номерлары белән үрелеп алып барылды.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

23
сентябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Түбән Шытсу төп мәктәбендә шахмат зонасы ачу тантанасы булып узды. Әлеге чараны оештыруда зур ярдәм күрсәткән Дәүләт Советы депутаты Галиев М.И. рәхмәт белдерәбез.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

21
сентябрь, 2021 ел
сишәмбе

Түбән Шытсу һәм Чабки Саба авыллары арасындагы автомобиль юлда ремонт эшләре бара. Барлыгы 3 км.озынлыктагы юл тәртипкә китереләчәк. Эшне "АО Татавтодор" оешмасы башкара.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Түбән Шытсу авыл җирлегендә Кросс Татарстана йөгерү ярышлары булып узды. Ярышта укучылар, учреждения хезмәткәрләре актив катнашты.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

15
сентябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Югары Шытсу балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр китапханәдә кункта булдылар.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Елыш авылында су саклагыч урыннарны чистарту максатыннан өмә булып узды.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

8
сентябрь, 2021 ел
чәршәмбе

7 сентябрь көнне Түбән Шытсу мәдәният йортында гражданнар җыены булып узды. Җыенда Саба муниципаль районы Башлыгы Минниханов Р.Н., Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Закирҗанов Р.Р. һәм учреждения, оешма җитәкчеләре катнашты. Җыен соңгы 5 еллыкта район күләмендә башкарылган эшләр белән бәйле видеоязма карау белән башланып китте. Аннан соң авыл җирлеге башлыгы Маүлетов Б.М. җирлек күләмендә башкарылган эшләргә хисап ясады. Шулай ук алдагы 5 еллыкта хәл ителәсе мәсьәләләрне әйтеп узды. Җыенны район Башлыгы Минниханов Р.Н. йомгаклады, халык биргән сорауларга аңлатма биреп узды. Җыеннан соң районның барлык авыл җирлек башлыклары Түбән Шытсу авыл җирлеген карап чыктылар, учреждениеләр белән таныштылар.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Баскетбол буенча "Шытсу" командасы Сатыш авылында узган баскетбол буенча иптәшләрчә уеннарда актив катнашты.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Югары Шытсу авылының "Кәнәфи" чишмәсе янында район күләмендә оештырылган "Саф сулы ямьле Саба" проекты кысаларында ял итү кичәсе үткәрелде. 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Түбән Шытсу мәдәният йортында Республика көненә багышланган бәйрәм концерты булып узды.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International