Саба дулкыннары телерадио компаниясенең "Мәктәпләр тормышыннан" тапшыруында Түбән Шытсу төп мәктәбе укучылары катнашты. Алар үзләренең һөнәрләрен тыңлаучыларга җиткерделәр.
"Шытсу" командасы мини-футбол буенча район чемпионатында актив катнаша. Команданың чираттагы уены 23 ноябрьдә Кибәче командасына каршы булачак. Командага уңышлар телибез!
Түбән Шытсу авыл җирлеге командасы "Саба таңнары" призына үткәрелгән көрәш турнирында тулы составта катнашты. Команда 7 нче урынга лаек булды. Шәхси нәтиҗәдә Загидуллин Айнур 70 кг.үлчәүдә 3 нче урынга лаек булды. Шавалиев Инсаф 4 нче. Котлыйбыз!
Югары Шытсу мәдәният йортында балалар катнашында "Бердәмлектә көч" дип исемләнгән концерт булып узды. Тамашачаларга концерт бик ошады. Балалар һәм әти-әниләр бик канәгать калдылар.
Югары Шытсу авыл мәдәният йорты мөдире Шарифуллина Гөлнар һәм аның гаиләсе "Нечкәбил" конкурсының зона этабын уңышлы гына үтеп бүгенге көндә финал турына әзерләнә. Финал 26 ноябрь көнне Казан шәһәрендә булачак. Аңа уңышлар телибез.
Түбән Шытсу авыл җирлегендә 2023 нче ел өчен үзара салым акчаларын җыю эше төгәлләнде. Барлыгы 418 600 сум акча тупланды. Әлеге акчаларга Югары Шытсу авылында юл ремонты һәм шулай ук зират коймаларын алыштыру, Түбән Шытсу һәм Елыш авылларында урам юлларын ремонтлау планташтырыла. Үз вакытында акчаларны тапшырганнары өчен авыл халкына рәхмәт белдерәбез.
В д.Верхние Шитцы завершен ямочный ремонт дороги по ул.Ленина. Работа выполнена за счет грантовых средств. Работу выполнил ООО "Рамазан".
В с.Нижние Шитцы и д.Елышево завершена работа по установке детских игровых площадок за счет грантовых средств. Работу выполнил ООО "ПМК 159".
Вблизи с.Нижние Шитцы продолжается строительство тепличного комплекса. Работу выполняет ООО "Сабино". Основной вид деятельности компании это выращивание овощей, бахчевых, корнеплодных и клубнеплодных культур, грибов и трюфелей.
Елыш авылында балалар өчен уен мәйданчыгы төзелә башлады. Бу эшне "ПМК-159" ҖЧҖ башкара.