Түбән Шытсу авылында яшәүче Галявиев Әмин Галяви улы 1931 елның 18 августында дөньяга килә. Әмин абыйның бала чагы авыр сугыш елларына туры килә, бик күп авырлыклар күреп үсә ул.
1955 елда шул ук Түбән Шытсу авылы кызы Сафина Фәүзия апага өйләнә. Гаиләдә бер-бер артлы 4 бала дөньяга килә. Балаларына үрнәк тәрбия биргән Әмин абый һәм Фәүзия апа. Балалары тормышта үз урыннарын табып, төрле тармакларда тырышып хезмәт куялар.
Әмин абый башта колхозда төрле эшләрдә эшли, балта остасы да була. 1963 елда гаиләсе белән Пермь өлкәсенә күченеп китәләр. Анда 25 ел шахтер булып эшли.
1995 елда туган авылларына әйләнеп кайталар, лаеклы ялда булуына карамастан Әмин абый колхозда эшчәнлеген дәвам итә: фермада, ындыр табагында каравылда тора.
Әмин абый тыл һәм хезмәт ветераны. Аның эш стажы- 49 ел.
Бүгенге көндә алар Фәүзия апа белән тигезлектә бәхетле гомер кичерәләр. Аларның 6 оныклары 11 оныкчыклары бар.
Без, сугыш чоры балалары бик күп михнәтләр күрдек. Хәзерге тормышның кадерен белегез, тырыш һәм әдәпле, сәламәт булыгыз,” – дип теләкләр тели Әмин абый.
Киң күнелле, ярдәмчел Әмин абый күршеләренә һәм авылдашларына гел игелек кылып яши, шуна күрә аны авылдашлар бик хөрмәт итә.
Югары Шытсу мәдәният йортында китапханә белән берлектә "Туган илнең өч төсе" дип исемләнгән иҗади остаханә оештырылды.
Түбән Шытсу авылында Бердәм Россия партиясенең мобиль кабул итү пункты эшләп китте. Халык үзен борчыган сорауларын, тәкъдимнәрен җиткерделәр.
Югары Шытсу авыл китапханәсендә "Балачак әдипләре" дип исемләнгән чара узды. Балалар яңа китаплар белән таныштылар.
Түбән Шытсу авыл җирлеге командасы бадминтон буенча шәхси-команда ярышында 2нче урын алды.
Югары Шытсу авылында физкультурачылар көненә багышланган мини-футбол турниры булып узды. Барлыгы 8 команда катнашты. Мәктәп укучылары арасында җиңүне Елыш командасы яулады, икенче урында Түбән Шытсу, өченче урында Югары Шытсу командалары. Ир-егетләр арасында беренче урынны Югары Шытсу командасы алды, икенче урында Юлбат командасы, өченчедә "Старший" командасы. Җиңүчеләр грамота һәм акчалата приз белән бүләкләнделәр. Иганәчеләр: ИП Сунгатуллина, ИП Нуриева.
Түбән Шытсу төп мәктәбендә ремонт эшләре дәвам итә.
Елыш авылында елга яры буенда үскән чүп үләннәрен чабу буенча өмә булып узды. Авыл халкы әлеге эштә актив катнашты.
Югары Шытсу китапханәсендә балалар катнашында кул эшләре белән бәйле мастер класс үткәрелде.