ЯҢАЛЫКЛАР


3
июнь, 2022 ел
җомга

Түбән Шытсу төп мәктәбендә соңгы кыңгырау бәйрәме булып узды. Бу уку елында барлыгы 3 укучы 9 нчы сыйныфны тәмамлый.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

11
май, 2022 ел
чәршәмбе

Елыш авыл зиратында авыл халкы катнашында өмә булып узды.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Түбән Шытсу авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре гармунчылар парадында катнашылар.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Түбән Шытсу авыл җирлеге делегациясе "Урал" мотоциклы белән Байлар Сабасында узган Җиңү Парадында катнашты.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Елыш авыл мәчете биләмәсе халык һәм иганәчеләр ярдәме нәтиҗәсендә яңа койма белән әйләндереп алынды.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Югары Шытсу авылында дәүләт программасы нигезендә йорт төзелеше дәвам итә. Эшне ПМК-159 оешмасы башкара. 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Түбән Шытсу авыл җирлегендә яшәүче тыл ветераннарын Җиңү бәйрәме белән котлап Республика Президенты һәм район Башлыгы исеменнән бүләкләр бирелде.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Югары Шытсу авыл мәчетенең нигезе җылытылды. Иганәчелек ярдәмен ПМК-159 оешмасы күрсәтте.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

10
май, 2022 ел
сишәмбе

Түбән Шытсу авыл җирлегендә Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган митинг-концерт булып узды. Чарада мәдәният хезмәткәрләре, мәктәп укучылары, тыл ветераннары, авыл халкы катнашты. Финанс-бюджет палатасы рәисе Сөнгатов Шәмсүн Әкбәрович авыл халкын, тын хезмәтчәннәрен бәйрәм белән котлады. Мәктәп укучылары, мәдәният хезмәткәрләре ярдәме белән концерт күрсәтелде. Ахырдан агач утыртылды һәм чәй эчү оештырылды.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

3
май, 2022 ел
сишәмбе

Түбән Шытсу авыл җирлегендә бюдждет оешмаларында эшләүчеләр һәм мәктәп укучылары ярдәме белән юл буйлары чүптән арындырылды. Хөрмәтле автомобиль йөртүчеләрдән һәм пассажирлардан  чүп ташлап китмәүләрен сорыйбыз. Чүпләрне үзегез белән алып, тиешле урыннарга салып калдырсагыз яхшы булыр.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International