ЯҢАЛЫКЛАР


22
июль, 2024 ел
дүшәмбе

20 июль көнне Елыш авылында балалар Сабантуе булып узды. Елыш авыл клубы тырышлыгы белән үткәрелгән бәйрәм оешкан төстә барды. Программада традицион уеннардан тыш, яңа кызыклы уеннар да кертелгән иде. Балалар белән берлектә олыларда уеннарда актив катнаштылар. Бәйрәм җыр бию, күңелле аралашулар белән үрелеп алып барылды. Барлык катнашучылар бүләкләргә ия булдылар.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

19
июль, 2024 ел
җомга

"Шытсу АХП "ҖЧҖ" Агроволга "халыкара агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында"Агроволга гүзәле" сөтчелек юнәлешендә эре мөгезле терлекләр үрчетү буенча III республика конкурсында сөт юнәлешендәге күрсәткечләр номинациясендә диплом белән бүләкләнде.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

18
июль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Югары Шытсу авыл китапханәсендә "Ромашка-бәйрәм символы" дигән мастер - класс узды. Балалар үз куллары белән кәгазьдән ромашка ясадылар. Бик кызыклы һәм файдалы булды.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Югары Шытсу китапханәсендә балалар өчен чыгарылган журналлар белән танышу чарасы үткәрелде. Балалар бик теләп катнаштылар, яңа журналлар белән таныштылар.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

17
июль, 2024 ел
чәршәмбе

16 июль көнне Югары Шытсу авылында мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан саф һавада кино карау мөмкинлеге булдырылды. Авыл халкы, кайткан кунаклар бик теләп киноны карадылар, аралыштылар, ял иттеләр. 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

11
июль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Укучыларның җәйге ялын, сәламәтлеген һәм мәшгульлеген тәэмин итү максатыннан Түбән Шытсу төп мәктәбе каршында  ял һәм хезмәт лагере эшләде. Ял итүче укучылар белән эш  махсус төзелгән план нигезендә алып барылды. Балалар ял итәргә дә, файдалы һәм кирәкле эш башкарырга да өлгерделәр. 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

8
июль, 2024 ел
дүшәмбе

Югары Шытсу мәдәния йортында "Дубая" ансамбле балаларына һәм аларның әти-әниләренә, катнашкан конкурсларның нәтиҗәләре буенча "Татарстан Республикасында 2015-2026 елда таланталар белән стратегик идарә итү" дәүләт программасы нигезендә Рәхмәт хатлары тапшырылды. 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

4
июль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Түбән Шытсу авылында "Авыл биләмәләрен комплекслы үстерү" дәүләт программасы нигезендә йортлар төзелеше дәвам ителә. Йортларның икесе дә авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт итүче яшь белгечләргә булачак. Бүгенге көндә "ПМК-159" ҖЧҖ оешмасы эчке эшләрне башкара. 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

1
июль, 2024 ел
дүшәмбе

Югары Шытсу авылында яшьләр көне уңаеннан иптәшләрчә волейбол уены үткәрелде. Әлеге уеннарда авыл яшьләре актив катнашты. Уеннар мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән музыкаль тәнәфес белән үрелеп алып барылды. Ахырдан барлык катнашучыларга истәлеккә бүләкләр тапшырылды. 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

11
июнь, 2024 ел
сишәмбе

Түбән Шытсу авылында дәүләт программасы буенча торак йорт төзелеше дәвам итә. Бүгенге көндә ПМК-169 ҖЧҖ түбә эшләрен башкара.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International