Түбән Шытсу авыл җирлегендә урнашкан зиратларда өмәләр башланып китте. Авыл халкы әлеге чараларда актив катнаша.
16 апрель көнне Югары Шытсу спорт мәйданчыгында авыл яшьләре арасында иптәшләрчә мини-футбол уены үткәрелде. Шулай итеп яңа сезонга старт бирелде.
Югары Шытсу авылында грейдер ярдәме белән су агу өчен юл кырыена канау эшләнде.
Волейбол буенча Түбән Шытсу авыл җирлеге командасы район чемпионатында актив катнаша.
Югары Шытсу авылында "Авыл биләмәләрен комплекслы үстерү" дәүләт программасы нигезендә йорт төзелеше башланып китте. Бүгенге көндә фундамент эше алып барыла. Төзелешне "ПМК-159" ҖЧҖ оешмасы башкара.
Түбән Шытсу авыл җирлегендә су трубалары кардан һәм боздан чистартылды.
Район мәдәният йортында "Балкыш" фестивале булып узды. Югары Шытсу мәдәният йортыннан "Көмеш тел" фольклор ансамбле актив катнашып үз номинациясендә 1 урынга лаек булды. Котлыйбыз!
Югары Шытсу мәдәният йортында "Җыр пеш" дип исемләнгән мәдәни чара булып узды. Чарада "Көмеш тел" фольклор коллективы актив катнашты.
"Эпидемиология һәм гигиена үзәге", "Район ветеринария оешмасы" Түбән Шытсу мәдәният йортында "Җырлыйк әле" шоу проек концертын тәкъдим иттеләр. Җыр, бию һәм кызыклы номерлар белән үрелеп барган тамаша бик матру узды.
Түбән Шытсу төп мәктәбендә ата-аналар җыелышы булып узды. Җыелышта мөһим булган проблемалар буенча сораулар күтәрелде, уку чирегенә гомуми нәтиҗәләр ясалды.