Түбән Шытсу авылында аренда йорты төзелеше дәвам итә. Бүгенге көндә йортның эчке өлешендә эшләр алып барыла. Эшне бакаручы оешма ООО "ПМК-159" оешмасы.
Югары Шытсу авылында дәүләт программасы нигезендә йорт төзелеше дәвам итә. Төзүче организация ООО "Гафэль".
Югары Шытсу мәдәният йортында эшләп килүче "Көмеш тел" халык уен кораллары ансамбле "Балкыш" фестиваленең лауреат дипломына лаек булды.
Югары Шытсу мәдәният йортында "Без тормышны сайлыйбыз" дип исемләнгән чара булып узды.
"Шытсу" командасы мини футбол буенча район чемпионатында уңышлы катнаша башлады . Беренче уенда "Культура" командасыннан 7:3 исәбе белән өстен чыкты.
Дәүләт программасы нигезендә, авылда яшәп шунда эшләүче гражданнарның торак шартларын яхшырту максатыннан, Югары Шытсу авылында бер йорт төзеләчәк. Бүгенге көндә төзелешне башлау өчен әзерлек эшләре бара.
Түбән Шытсу авыл җирлегендә чистарту эшләре алып барыла
"Шытсу" авыл хуҗалыгы ярдәме белән Елыш авылында чүп ташлау урыны рекультивацияләнде.
Югары Шытсу авылында халык өчен куркыныч тудырган агачлар киселде.
Югары Шытсу мәдәният йорты спорт залында ремонт эшләре бара.