Түбән Шытсу авыл җирлегенә кергән барлык учрежденияләрдә Яңа елга әзерлек һәм бизәлеш эшләре тиешле дәрәҗәдә башкарылды.
"Шытсу" мини-футбол командасы район чемпионатында актив катнаша. Командага уңышлар телибез!
Түбән Шытсу авылында иске йорт территориясе чүптән чистартылды.
Югары Шытсу авылында иске йорт сүтелеп территоиясе тәртипкә китерелде. Ел башыннан җирлектә барлыгы 5 иске йорт сүтелде.
Елыш авылында елга буе куаклардан, агачлардан чистартылды. Авыл халкы әлеге эштә актив катнашты.
Түбән Шытсу авыл җирлегенә "Аграр яшьләр берләшмәсе" җитәкчесе Шувалова Д.Д. үзенең командасы белән килеп китте. Авыл җирлегендә алар учрежденияләрне карап чыктылар, яшь белгечләр белән аралаштылар.
Түбән Шытсу төп мәктәбе базасында каникул вакытында "Ал җилкән" лагере үз эшчәнлеген башлап җибәрде. Укучы балалар актив рәвештә иҗат, спорт юнәлешендә эш алып баралар, ял итәләр.
Югары Шытсу мәдәният йортында бильярд буенча иптәшләрчә уеннар булып узды. Авыл яшьләре актив катнаштылар.
Работники Верхнешитцинского СДК стали лауреатами межрегионального фестиваля исполнителей на старинных народных инструментах "Янтарное ожерелье".