Югары Шытсу авыл китапханәсендә "Балачак әдипләре" дип исемләнгән чара узды. Балалар яңа китаплар белән таныштылар.
Түбән Шытсу авыл җирлеге командасы бадминтон буенча шәхси-команда ярышында 2нче урын алды.
Югары Шытсу авылында физкультурачылар көненә багышланган мини-футбол турниры булып узды. Барлыгы 8 команда катнашты. Мәктәп укучылары арасында җиңүне Елыш командасы яулады, икенче урында Түбән Шытсу, өченче урында Югары Шытсу командалары. Ир-егетләр арасында беренче урынны Югары Шытсу командасы алды, икенче урында Юлбат командасы, өченчедә "Старший" командасы. Җиңүчеләр грамота һәм акчалата приз белән бүләкләнделәр. Иганәчеләр: ИП Сунгатуллина, ИП Нуриева.
Түбән Шытсу төп мәктәбендә ремонт эшләре дәвам итә.
Елыш авылында елга яры буенда үскән чүп үләннәрен чабу буенча өмә булып узды. Авыл халкы әлеге эштә актив катнашты.
Югары Шытсу китапханәсендә балалар катнашында кул эшләре белән бәйле мастер класс үткәрелде.
Югары Шытсу авыл китапханәсендә балалар өчен чыгарылган журналлар белән танышуга кагылышлы тематик сәгать үткәрелде.
Түбән Шытсу авыл җирлегендә Саба урман хуҗалыгы, яр буйларын ныгыту максатыннан, барлыгы 10 гектар җиргә агачлар утыртты.
Елыш авылында Югары Шытсу мәдәният йорты һәм Елыш авыл клубы белән берлектә балалар катнашында концерт булып узды.