Түбән Шытсу авыл җирлегендә "Георгий тасмасы" акциясе булып узды. Мәктәп укучылар ярдәме белән лента вафат булган ветераннарыбызың каберләренә эленде.
Югары Шытсуның "Умырзая" агитбригадасы 1 май яз һәм хезмәт бәйрәме уңаеннан "Шытсу" авыл хуҗалыгы җәмгыяте терлекчеләре каршысында концерт номерлары белән чыгыш ясадылар.
Югары Шытсу мәдәният йортында клуб хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган ансамбльләр концерты булып узды. Бакча яшеннән башлап өлкәннәргә кадәр әлеге чарада актив катнаштылар. Ансамбльләрнең ирешкән уңышлары бик күп, алга таба да аларга җиңүләр телибез!
ООО "Сабино" теплицалар комплексында агымдагы елның беренче җиләк уңышы җыеп алынды. Ел дәвамында 40 тонна җиләк җитештерү планлаштырыла.
Югары Шытсу авыл зираты йорты калай белән тышланып төзекләндерелде. Әлеге эштә авыл халкы зур булышлык күрсәтте.
Түбән Шытсу төп мәктәбе территориясендә җиләк-җимеш агачлары утырту эше башкарылды. Мәктәп укучылары, укытучылар актив катнаштылар.
2 май көнне Елыш авыл зиратында өмә үткәрелде. Авыл халкы зиратны җыештыруда актив катнашты.
Түбән Шытсу мәктәбенең 6,7 класс укучылары Түбән Шытсу авылы ФАПында булдылар һәм фельдшер һөнәре белән таныштылар. Ф.Р. Сәйфетдинова һөнәрнең нечкәлекләре турында сөйләде.
Югары Шытсу мәдәният йортында үзешчәннәр тарафыннан спектакль тәкъдим ителде. Спектакль тамашачы тарафыннан бик җылы кабул ителде. Әлеге чарадан кергән керем махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрнең гаиләләренә тапшырылды.
Түбән Шытсу авылында аренда йорты төзелеше дәвам итә. Бүгенге көндә йорт эчендә эшләр башкарыла. Төзелешне ООО "ПМК-159" оешмасы башкара.