ЯҢАЛЫКЛАР


23
июнь, 2021 ел
чәршәмбе

Югары Шытсу авылында тиешсез булмаган чүплек урыны юк ителде.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Түбән Шытсу авыл җирлегендә "Хәтер шәме" акциясе булып узды.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

15
июнь, 2021 ел
сишәмбе

Югары Шытсу авылында Сабантуй бәйрәме гөрләп узды. Бәйрәм тантанасы укучы балаланың туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына бәйле чыгыш белән башланып китте. Котлаулардан соң мәйдан уртасында кызыклы уеннар башланып китте. Сабантуйда барлык категория кешеләр өчен уеннар оештырылды: кечкенә балалар үрмәләтүдән башлап, ветераннар арасында көрәшкә кадәр булды. Сабантуйның балалар арасында баш батыр булып Давлетшин Инсаф танылды һәм аңа тәкә бүләк ителде. Олылар арасында баш батыр булып Шавалиев Ранис танылды һәм шулай ук ул да тәкә белән бүләкләнде. Калган призерларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

8
июнь, 2021 ел
сишәмбе

Югары Шытсу авылында дәүләт программасы нигезендә йорт төзелеше төгәлләнде.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Югары Шытсу авылында Сабантуй бәйрәменә бирнә җыю чарасы булып узды.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Түбән Шытсу төп мәктәбендә капиталь ремонт эшләре бара. Бүгенге көндә бинаның барлык тәрәзәләре яңага алмаштырылды, түшәмне җылыту материаллары алышына, сыйныф бүлмәләрендә идәннәр яңартыла. Эшне ООО "Ремонтсройсервис" оешмасы башкара. 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

3
июнь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Югары Шытсу китапханәсе "Якны дуска яхшы сүз" акциясенә кушылып балалар белән чара үткәрде.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Югары Шытсу мәдәният йорты каршында оешкан "Зәлидә" командасы Республика күләмендә үткәрелгән "УенФест" фестивале җиңүчеләре булып танылдылар. Аларга Мәскәүгә бару өчен сертификат тапшырылды. Котлыйбыз!

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Югары Шытсу китапханәсендә балаларны яклау көне уңаеннан чара булып узды.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

22
май, 2021 ел
шимбә

Түбән Шытсу төп мәктәбендә соңгы кыңгырау бәйрәме булып узды. Мәктәптә барлыгы 46 бала белем ала, 9 нчы сыйныфны 3 укучы тәмамлый. Бәйрәм белән укучыларны һәм әти-әниләрне Мияссарова Г.Х., Исмагилов И.Ш., Загидуллин Р.Х., Гайнуллин Ф.Г., Мавлетов Б.М. котладылар

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International