Югары Шытсу авылы мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә багышланган чара булып узды.
Түбән Шытсу авылында "Чаңгы юлы 2021" ярышы кысаларында гаиләләр арасында эстафета булып узды. Беренче урынны район күләмендә дә шактый уңышларга ирешкән Түбән Шытсу авылыннан Гомәровлар гаиләсе алды. Икенче урынга шулай ук Түбән Шытсу авылыннан Хәбибрахмановлар гаиләсе лаек булды. 3-4 урыннарны Елыш авылыннан Сабировлар һәм Хәбибрахмановлар гаиләсе үзара бүлеште. Барлык гаиләләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Түбән Шытсу авылында "Чаңгы юлы 2021" ярышлары булып узды. Чарада укучылар, оешма эшчеләре, җитәкчеләр актив катнашты.
Балалар иҗат үзәгендә "Талант Фест" дип аталган конкурс фестиваль булып узды. Түбән Шытсу төп мәктәбе укучылары актив катнашты.
Түбән Шытсу төп мәктәбендә "Тамчы шоу" чарасы үткәрелде. Бәйге туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган иде.
Югары Шытсу авылында дәүләт программасы нигезендә йорт төзелеше дәвам итә. Бүгенге көндә эчке өлешендә эшләр бара.
Югары Шытсу авылы мәдәният йортында аэробика түгәрәге эшләп килә. Авыл халкы рәхәтләнеп түгәрәккә йөриләр, сәламәтлекләрен ныгыталар.
Түбән Шытсу авылында аренда йорты төзелеше тәмамланып килә. Эшне ПМК 159 оешмасы башкара.
"Шытсу" авыл хуҗалыгы җәмгыятендә еллык отчет җыены булып узды. Җыелышта 2020 елга нәтиҗәләр ясалды, агымдагы елга бурычлар куелды.
6 февраль көнне Түбән Шытсу авылында Мәгъсүм Фәйзиев истәлегенә багышланган көрәш буенча турнир булып узды. Әлгеге ярышта барлыгы 70 көрәшче катнашып, 23 төрле авырлык категориясендә үзара көч сынаштылар.