ЯҢАЛЫКЛАР


4
февраль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

1 февраль көнне Түбән Шытсу авыл җирлегенең отчет җыены булып узды. Җыенда Саба муниципаль районы башлыгы Минниханов Р.Н. катнашты. Җыенның көн тәртибе түбәндәгечә булды:

  1. Түбән Шытсу авыл җирлегендә урнашкан учрежденияләрнең 2020 елда башкарылган эшләренә анализ һәм 2021 елга эшләрен камилләштерү буенча планнары.
  2. Участок полиция хезмәткәре Сахабиев Алмаз Альбертович чыгышы.
  3. Янгынга каршы күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Галимуллин Айнур Рифкатович чыгышы
  4. Урманнарда янгын куркынычсызлыгы турында урман хуҗалыгы участковые Газизянов Ришат Альбертович чыгышы.
  5. Саба районы ветернинария берләшмәсе җитәкчесе Ганиев Зөлфәт Рифкатович чыгышы
  1. Сабадагы «Россельхозбанк» өстәмә офис җитәкчесе Билалова Разина Кашафетдиновна чыгышы.
  2. Түбән Шытсу авыл җирлеге советының 2020 нче елга отчеты һәм 2021 елга планнар.
  3. Узган елгы отчет җыенында халыкның биргән сораулары, тәкъдимнәрнең үтәлеше һәм 2021 елга халыктан сораулар.
  4. Саба муниципаль районы башлыгы Минниханов Рәис Нургалиевичның йомгаклау чыгышы.
Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

24
гыйнвар, 2021 ел
якшәмбе

Югары Шытсу мәдәният йортында студентлар көне уңаеннан кызыклы чара булып узды.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

21
гыйнвар, 2021 ел
пәнҗешәмбе

2021 ел Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы буларак игълан ителде. Шул уңайдан Югары Шытсу мәдәният йортында "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" викторинасы булып узды. Балалар төрле кызыклы сорауларга җавап эзләделәр.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

13
гыйнвар, 2021 ел
чәршәмбе

Югары Шытсу авылында дәүләт программасы нигезендә йорт төзелеше дәвам итә.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

11
гыйнвар, 2021 ел
дүшәмбе

Хайруллина Суфия Вәли  кызы 1931 елның  08 гыйнварында Саба районы Югары Шытсу авылында  дөньяга килә. Суфия апаның бала чагы авыр сугыш елларына туры килә, күп авырлыклар, ятимлек күреп үсә ул. 1958 елда Югары Шытсу  авылы егете Харис  абыйга  кияүгә чыга. Аш-суга, кул эшләренә уңган килен-Суфия апа,  кайнана- кайната белән бик тату гомер итә. Аларның фатихасын алып соңгы юлга озата.

      Харис абый белән алар бик тәртипле  2 кыз устергәннәр.

         Суфия  апа туган төбәгендә тыл хезмәтчәне булып хезмәт юлын башлап җибәргән. “Беренче Май”колхозында төрле эшләрдә хезмәт куйган. Аннары Югары Шытсу авылы клубында җыештыручы булып эшләп лаеклы ялга чыккан. Аның эш стажы 40 ел.  Кайгы-хәсрәт тә читләтеп үтми Суфия апаны 56 ел бергә гомер иткән газиз ирен, кызын, оныгын югалту ачысын кичерә.

       Суфия апаның бүгенге көндә 3 оныгы, 5 оныкчыгы бар. Хәзерге вакытта  ул Югары Шытсу авылында яши. Кызы Хәния кияве Рүзәл  шул ук авылда яшиләр, көн саен килеп хәл белешеп, ярдәмләшеп торалар.  Эш сөючән Суфия апа тик утыра белми, хәзер дә  кул эшләре белән шөгелләнә:носки, бияләй, киез бәйли; сарык йонын тетә,  җегерли.

 

         Киң күнелле, ярдәмчел Суфия апа  күршеләренә һәм авылдашларына гел игелек кылып яши, шуна  күрә аны  авылдашлар бик  хөрмәт итә.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Югары Шытсу мәдәният йортында балалар өчен чыршы бәйрәме булып узды.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Югары Шытсу мәдәният йортында "Үкенерлек түгел үткәннәр" дип исемләнгән юбилярлар кичәсе булып узды. Чара бик күңелле һәм мавыктыргыч итеп алып барылды.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

10
гыйнвар, 2021 ел
якшәмбе

8 гыйнвар көнне Югары Шытсу авылында спорт һәм сәламәтлек ункөнлеге уңаеннан "Итектән футбол" ярышы булып узды. Уеннар бик кызу һәм күңелле барды. Бүләкләү тантанасында һәм ярышта шәхсән үзе Саба районының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе И.Р.Гарипов катнашты. Урыннар түбәндәгечә бүленде: Беренче урынга "Шытсу1", икенче урынга "Шытсу2" һәм өченче урынга "Саба" командалары лаек булды. Командалар грамота һәм акчалата бүләкләр алдылар. Иганәчеләр: ШЭ Сөнгәтуллина, ШЭ Нуриева, ШЭ Габдрахманова,  Торг ҖЧҖ. Аларга зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Узган ел Түбән Шытсу авылында 20 данә күләмендә юлны яктыртучы баганалар урнаштырылган иде, декабрь ае азагында алар үзләренең утларын кабыздылар. Хәзер авыл аша үтүче юл бик якты, автомобильчеләргә һәм җәяүлеләргә бик уңайлы.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Түбән Шытсу авыл җирлегендә урам юлларын кардан чистару эшләре "Шытсу АХП" ҖЧҖ тарафыннан вакытында башкарыла.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International