Түбән Шытсу төп мәктәбендә Корбан ашы үткәрелде. Чарада Югары Шытсу авылы мәчете имам-хатыйбы Гилемханов Ф.С. катнашты.
Түбән Шытсу мәктәбендә мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан "Экстремизмга - Юк" дип исемләнгән чара үткәрелде.
Түбән Шытсу төп мәктәбендә Белем бәйрәме булып узды. Бу уку елында беренче сыйныфка 5 бала укырга керде. Мәктәптә барлыгы 46 бала белем алачак. Яңа уку елы котлы булсын!
17 август көнне Югары Шытсу авылында "Шытсу" кубогына мини-футбол турниры булып үтте. Ярышны ачу тантанасында Саба муниципаль районы башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Гарипов И.Р. катнашты. Ярышта барлыгы 7 команда катнашты. Кече яшьтәге балалар арасында 1урынны "Саба" командасы алды, 2 урын - Елыш командасы һәм 3 урында - Югары Шытсу командасы. Олылар арасында кубокны Түбән Шытсу командасы яулады, икенче урннны Югары Шытсу1 командасы һәм өченче урынны Югары Шытсу2 командасы алды.
"Безнең ишегалды" дип исемләнгән конкурста Елыш авылыннан Рамазановлар гаиләсе катнаша. Аларга уңышлар телибез!
Түбән шытсу авылында гаилә фермасы төзелеше дәвам итә.
Түбән Шытсу авылындагы "Камай" чишмәсен төзекләндерү өчен иганәчеләр эзлибез. Әлеге зур эшкә авыл халкы кушылырга әзер.
Елыш авылы мәчетендә эчке эшләр башкарыла. Дизайн формасы кабул ителде.
Елыш авылында Корбан бәйрәме билгеләп үтелде. Мәчеттән тәүге азан тавышы яңгырады.
Югары Шытсу спорт мәйданчыгында мини-футбол уйнар өчен иганәчеләр ярдәме белән капка урнаштырылды.