Елыш авылында яңа кибет эшли башлады. Кибеттә көндәлек кирәкле булган барлык товарлар да бар.
1 август көнне Елыш авылында тантаналы төстә мәчет ачылу чарасы булып узды. Мәчет авыл халкы һәм иганәчеләр ярдәме белән төзелде. Бәйрәм чарасында Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе М.Р. Ишниязов катнашты. Ахырдан балалар өчен уеннар үткәрелде.
ООО "Шытсу" авыл хуҗалыгы җәмгыятендә комбайннарның техник яктан төзеклеге тикшерелде.
Югары Шытсу авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, спорт мәйданчыгында балалар белән хәрәкәтле уеннар оештырдылар.
Елыш авылы мәчетендә төзелеш эшләре дәвам итә, бу көннәрдә брусчатка җәю эше бара.
Югары Шытсу мәдәният йорты һәм балалар бакчасы хезмәткәрләре катнашында өмә үткәрелде.
Елыш мәчетенең эчке өлешендә ремонт эшләре төгәлләнеп килә.
Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре Гаилә көне уңаеннан чара үткәрделәр.
Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен экскурсия оештырды.
ТНВ каналында чыгып килүче "Татарлар" тапшыруы журналистлары Югары Шытсу авылында булдылар. Алар кул эшләренә оста булган Мөхетдинова Сария, 67 ел бергә гомер кичерүче Разыя һәм Нурислам Хидиятуллинар гаиләләрендә булып программа өчен сюжет төшерделәр. Шулай ук Югары Шытсу мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Яшь күңел" фольклор ансамбле белән якыннан таныштылар, Түбән Шытсу төп мәктәбе музеенда булдылар.