Түбән Шытсу авылының Тукай урамында юл ремонтланды. Эшне Балтач районының МДСУ1 оешмасы башкарды. Бралыгы 245 метр юл җәелде.
Түбән Шытсу авыл җирлегендә аренда йорты төзелеше төгәлләнеп килә. Йортлар үз хуҗаларын тапты.
Түбән Шытсу авыл җирлегендә "Ярдәм янәшә" акциясе кысаларында барлыгы 14 кешегә азык-төлек җыелмалары таратылды.
Түбән Шытсу авыл җирлегендәге урманнарны янгыннардан саклау максатыннан траншея ярылды.
" Шытсу АХП " ҖЧҖе чәчү сезонына тулы әзерлек белән керә.
Түбән Шытсу авыл җирлегенең ЗИЛ янгын сүндерү техникасы агымдагы елда ике тапкыр эшкә чыкты. Янгыннар үз вакытында сүндерелде. Машинада төзексезлек очраклары булса ул "Шытсу АХП" ҖЧҖе ярдәме белән төзәтелә.
Түбән Шытсу авыл җирлегендә "Хәбибрахманов" КФХ эшләп килә. Ферма 50 баш мөгезле эре терлек карап тоту белән шөгыльләнә.
Югары Шытсу авылында урнашкан "Кәнәфи" чишмәсе территориясендә чистарту һәм җыештыру эшләре алып барылды.
Түбән Шытсу авылында гидрантларны тикшерү эше башкарылды.