ЯҢАЛЫКЛАР


2
май, 2024 ел
пәнҗешәмбе

1 май көнне Югары Шытсу авыл зиратында өмә үткәрелде. Авыл халкы бердәм рәвештә актив катнашты.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

28
апрель, 2024 ел
якшәмбе

Миннулла Гариф улы Гарипов 1934 елның  14 апрелендә Саба районы Түбән Шытсу авылында дөньяга килгән.  Балачагы  авыр сугыш елларына туры килгәнлектән, ачылык-ялангачлык аны да читләтеп үтми. 1948 елда Түбән Шытсу мәктәбендә 7 сыйныфны тәмамлап, колхозда эшли башлый.  1952 елда армия сафларына алынып, 4 ел Үзбәкстанның Фирганә шәһәрендә солдат хезмәтен үти. Аннан шофер белгечлеге алып кайтып, бөтен гомерен туган колхозында  әлеге хезмәткә багышлый.  1960 елда Рәхимә Гата кызы белән гаилә корып, дүрт бала – Мөнир, игезәкләр Илшат-Илһам, Эльмира  исемле кыз-уллар  тәрбияләп үстерәләр.   Миннулла Гариф улы хуҗалыкның булдыклы, тырыш,  алдынгы   шофер буларак абруй казана.  "Беренче Май" колхозы рәисенең машина йөртүче булып эшләп, 1994 елда лаеклы ялга чыга.    Эшләү дәверендә күпсанлы Мактау грамоталары белән бүләкләнә.  Тормыш иптәше Рәхимә ханым  гомер буе Түбән Шытсу фельдшер-акушерлык пункты мөдире булып халыкка игелекле хезмәт күрсәтә.  2017 елда бакыйлыкка күчә.  Бүгенге көндә уллары  Мөнир Казанда, Илшат, Эльмира Сабада,  Илһам Теләчедә яшәп, төрле өлкәләрдә намуслы хезмәт куялар. Миннулла Гарипов авылда  дини кануннарны башкарып хөрмәт казанган мөхтәрәм кешеләрнең берсе дә.   Бүгенге көндә балалары тәрбиясендә бәхетле картлык кичерә. Ун оныгы, җиде оныкчыгы бар.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

26
апрель, 2024 ел
җомга

Бөек Җиңүнең 79 еллыгы якынлашкан көннәрдә, Түбән Шытсу авыл җирлегендә гомер кичерүче тыл хезмәтчәннәрен, тол калган өлкәннәрне "ЦО ТСЖ" ҖЧҖ директоры Шәйхетдинов Айдар Зөфәр улы һәм авыл җирлеге башлыгы котлап чыктылар. Җирлектә алар барлыгы  6 кеше. Аларга котлау сүзләре җиткерелде, Татарстан Республикасы Рәисе Миннеханов Р.Н һәм Саба районы башлыгы Миннеханов Р.Р. исеменнән котлау открыткалары, бүләкләр тапшырылды.  

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

23
апрель, 2024 ел
сишәмбе

Елыш авыл клубында Югары Шытсу китапханәсе белән берлектә әдәби виткорина булып үтте. Балалар әниләре белән берлектә бик теләп катнаштылар.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Югары Шытсу авыл китапханәсендә Татарстан Республикасында фәнни-технологияләр елы уңаеннан яшьләр катнашында чара булып үтте. Катнашучылар соңгы елларда булган фәнни ачышлар белән танышлтылар, кызыклы сорауларга җаваплар эзләделәр.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

22
апрель, 2024 ел
дүшәмбе

Түбән Шытсу төп мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Баһманова Фирүзә, татар теленнән XI халыкара олимпиада призеры булды.  Укытучы Мусина Җәүһәрия Ханиф кызы. Котлыйбыз, алга таба да зур уңышлар телибез!

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Түбән Шытсу авыл зиратында өмә үткәрелде. Авыл халкы зират территориясен чистартуда актив катнашты.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

19
апрель, 2024 ел
җомга

Түбән Шытсу авыл җирлегендә өмә булып узды. Биләмә территориясеннән чүп җыю эшендә мәктәп укучылары, учреждения хезмәткәрләре актив катнашты. 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

16
апрель, 2024 ел
сишәмбе

Югары Шытсу авыл зиратныда чисталык икеайлыгы кысаларында өмә булып узды. 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Түбән Шытсу авылында яшәүче Галявиева Фәүзия Корбан кызы 1934  елның 13 апрелендә Түбән Шытсу авылында туа. Фәүзия апаның бала чагы авыр сугыш елларына туры килә, күп авырлыклар күреп үсә ул.

    1955 елның 20 мартында Түбән Шытсу егете Галявиев Әмин абый белән гаилә корып яши башлыйлар. Фәүзия апа  сыер савучы булып эшли. 1963 елда алар гаиләләре белән  Пермь өлкәсенә күченеп китәләр. Анда Фәүзия апа  балалар бакчасында  җыештыручы булып эшли. Намуслы хезмәте өчен  күпсанлы Мактау грамоталары белән бүләкләнә.

  Гаиләдә бер-бер артлы 4 бала дөньяга килә. Балаларына   үрнәк тәрбия  биргән Әмин абый һәм Фәүзия апа.  Балалары тормышта үз урыннарын табып, төрле тармакларда тырышып хезмәт куялар.

 

1995 елда Галәвиевлар гаиләсе кире туган якларына кайтып төпләнә. Лаеклы ялда булуына карамастан Фәүзия апа колхозда эшчәнлеген дәвам итә: фермада, ындыр табагында эшли. Фәүзия апа  хезмәт ветераны.

Бүгенге көндә Фәүзия апа Әмин абый белән тигезлектә  бәхетле гомер кичерәләр.  Аларның 6 оныклары 11 оныкчыклары бар.

         Киң күнелле, ярдәмчел Фәүзия апа күршеләренә һәм авылдашларына гел игелек кылып яши, шуна  күрә аны  авылдашлар бик  хөрмәт итә.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International