Түбән Шытсу авылында гаилә фермасы төзелеше дәвам итә. Бүгенге көндә бинаның түбәсен ябу эше бара.
Елыш авылы мәчетендә эчке төзелеш эшләре дәвам итә. Шушы көннәрдә идәнне җылыту җиһазлары урнаштырылды.
Түбән Шытсу авылында ООО "Рамазан" оешмасы тарафыннан урам юлларын ремонтлау эше башкарылды.
14 сентябрь урман көне уңаеннан Түбән Шытсу авыл җирлегендә агач утырту өмәсе оештырылды. Өмәдә барлык учрежденияләр дә актив катнашты.
2019 елның 6 сентябрендә Түбән Шытсу авыл җирлегендә җирлек активы белән киңәшмә узды. Киңәшмәдә - 2019 елның 8 сентябрендәге сайлаулар, учреждение территорияләрендә чисталык һәм тәртип,өлкәннәр көненә әзерлек,салым темаларына кагылышлы мәсьәләләр күтәрелде.
Казан шәһәрендә "Иске Казан түгәрәк уены" Республика татар фольклор фестивале булып узды. Түбән Шытсу һәм Югары Шытсу авыл мәдәният йортларыннан Шарифуллин Разиль һәм Габдрахманова Нурания катнашып лауреат булуга ирештеләр. Котлыйбыз!
8 сентябрь көнне алтынчы чакырылыш Дәүләт думасына депутатлар сайлау узачак. Түбән шытсу авыл җирлегендә барлыгы ике сайлау участогы эшләячәк. Авыл халкын сайлауда актив катнашырга чакырабыз.
Түбән Шытсу төп мәктәбендә Корбан ашы үткәрелде. Чарада Югары Шытсу авылы мәчете имам-хатыйбы Гилемханов Ф.С. катнашты.
Түбән Шытсу мәктәбендә мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан "Экстремизмга - Юк" дип исемләнгән чара үткәрелде.
Түбән Шытсу төп мәктәбендә Белем бәйрәме булып узды. Бу уку елында беренче сыйныфка 5 бала укырга керде. Мәктәптә барлыгы 46 бала белем алачак. Яңа уку елы котлы булсын!