ЯҢАЛЫКЛАР


19
март, 2026 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Түбән Шытсу мәктәбенең 7-9 класс укучылары «Казан медицина көллияте»нең 4 курс студенты,  Русалина Гомәрова белән очраштылар.
Ул үзенең юлы, һөнәр сайлау һәм көллияттә уку үзенчәлекләре турында сөйләде. Балалар аны кызыксынып тыңладылар, сораулар бирделәр һәм файдалы киңәшләр алдылар.
Безнең мәктәпне тәмамлаучыларның тәҗрибә уртаклашу, хәзерге укучыларны булачак һөнәр сайларга дәртләндерү өчен кире кайтуларын күрү аеруча күңелле.
Русалинага алга таба да уңышлар һәм яңа казанышлар телибез!

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

18 март көнне гомуми белем мәктәпләре укучылары арасында «Столярное дело» компетенциясе буенча «Оста-Саба» район чемпионаты узды. Яшь талантларны ачыклау һәм эшче һөнәрләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән бу вакыйга агач белән эшләү сәнгате белән мавыгучы укучыларны җыйды. Чемпионат ике яшь категориясендә узды, бу һәр катнашучыга үзенең әзерлек дәрәҗәсенә туры килә торган күнекмәләрен күрсәтергә мөмкинлек бирде. 5-7 сыйныф укучылары арасында Түбән Шытсу мәктәбе укучысы Гомәров Әскар 2 урынны яулады. Котлыйбыз һәм алга таба уңышлар телибез!

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

16
март, 2026 ел
дүшәмбе

Иске Икшермә авылында, 8 март бәйрәменә багышланган хатын-кыз командалар арасында волейбол ярышы булып узды. "Шытсу" командасы уңышлы чыгыш ясап 3 нче урынга лаек булды. Котлыйбыз!

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Югары Шытсу мәдәният йорты һәм китапханә авыл яшләре белән берлектә Нәүрүз бәйрәменә әзерләнә башладылар. Нәүрүз-бәйрәм – бу төрки халыкларның борыңгы бәйрәме дип билгеләп үтелә. Ул  язгы көн һәм төн тигезлеге. Бәйрәм яз җиткәч билгеләп үтелә. 14 мартта авыл балалары һәм яшьләре урамга чыгып, өйдән өйгә йореп хәр йорт хуҗаларын бәйрәм белән котлап, аларга именлек байлык теләделәр, ә йөрт хуҗалары баларга татлы ризыклар,  төрле ярма бирделәр. Нәүрүз бәйрәме 20 мартка планлаштырыла.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Югары Шытсу мәдәният йортында 8 март бәйрәме уңаеннан чара үткәрелде. Әлеге чарага уллары махсус хәрби опреациядә катнашучы әниләр, авыл хуҗалыгы тармагында эшләп бүгенге көндә лаеклы ялда булучылар чакырылды. Концерт программасы бай эчтәлекле итеп оештырылган иде. 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

5
март, 2026 ел
пәнҗешәмбе

Т.Шытсу төп мәктәбендә  5-9 сыйныф укучылары өчен «Аҗаган» хәрби-спорт уены узды. "Аҗаган" -укучыларга хәрби-патриотик тәрбия бирү чараларының берсе, ул балаларга хисләр өермәсе бүләк итә һәм башлангыч хәрби әзерлек күнекмәләрен формалаштыра.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

28 фервраль көнне Байлар Сабасында "ЧанаФест-2026" фестивале булып узды. Фестивальдә Түбән Шытсу һәм Югары Шытсу мәдәният йортлары актив катнаштылар. Алар үзләренең үзенчәлекле чаналарын тәкъдим итеп, грамота һәм акчалата призга ия булдылар.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Түбән Шытсу төп мәктәбендә 1сыйныф укучыларының Әлифба бәйрәме уздырылды.Укучылар үзләренең матур чыгышлары белән әти- әниләрен сөендерделәр.Аларга алга таба белем үрләрен яулауда уңышлар телибез.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

27
февраль, 2026 ел
җомга

Югары Шытсыдан Мәхмүтовлар гаиләсе торак алуга таныклык алды. «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасы Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы җитәкчелегендә гамәлгә ашырыла. Сертификатны Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов һәм яшьләр эшләре,спорт бүлеге җитәкчесе А. Х. Гатиятуллин тапшырды.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

24
февраль, 2026 ел
сишәмбе

23 февраль Ватанны саклаучылар көне уңаенна, Түбән Шытсу мәдәният йортында "Мин бит татар егет" дип исемләнгән конкурс булып узды. Конкурста барлыгы 4 егет катнашты. Егетләр тәсбих ясадылар, сүрәләрне яттан сөйләделәр, дини юнәлештә төрле сорауларга җаваплар эзләделәр. Аларны бәяләү өчен конкурска Т.Шытсу мәчете имам-хатыйбы Гизамов Гильмегаян хәзрәт чакырылган иде. Барлык катнашучылрга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International