2024 елның сентябрендә Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Югары Шытсу «Ак каен» балалар бакчасында "Экстремизмга – ЮК!" айлыгы үткәрелде. Расланган план нигезендә түбәндәге чаралар үткәрелде:
- "Егетләр, әйдәгез Дус яшик!" мультфильмын карау;
- Асфальтта рәсемнәр конкурсы «Без тынычлык өчен, сугыш кирәкми!»;
- «Куркынычсызлык әлифбасы»тематик берләшмәсе;
- Тематик ООД " Әйдәгез халыклар белән дус булыйк»;
- «Без күңелле спортчылар»спорт уеннары.
Түбән Шытсу төп мәктәбе укучылары Елыш авылына сәяхәткә бардылар. Укучыларны авыл тарихы белән тирәннән кызыксынучы Гөлсинә Хәмидуллина каршы алды һәм авылның үткәне, бүгенгесе белән ныклап таныштырды.
Түбән Шытсуда Татарстан кроссы - 2024 узды. Өлкәннәр һәм балалар актив катнаштылар. Җиңүчеләр һәм призерлар грамота һәм акчалата приз белән бүләкләнделәр.
Югары Шытсу авылында үзара салым хисабына балалар мәйданчыгында йомычка тарату эше башкарылды.
Түбән Шытсу авылының балалар мәйданчыгы төзекләндерелә.
Югары Шытсу авылында үзара салым хисабына балалар өчен уен мәйданчыгы урнаштыру эше бара. Эшне "ПМК-159" ҖЧҖ оешмасы башкара.
Югары Шытсу мәдәният йортында балаларны гөслә уен коралында өйрәтү актив рәвештә алып барыла. Мәдәният хезмәткәрләре әлеге уен коралының барлык нечкәлекләрен аңлаталар, балалар бик теләп өйрәнергә тырышалар.
Югары Шытсу авылында район Башлыгы Минниханов Р.Н. һәм авыл хуҗалыгы җитәкчесе Хасаншин Г.Ш. катнашында җыелыш булып узды. Җыелышта терлекчелек тармагына тулы анализ ясалды, алдагы айларга максатлар билгеләнде.
"СХП Шытсу" авыл хуҗалыгы җәмгыятендә урып-җыю эше кызу темплар белән бара. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре зур тырышлык куеп хезмәт итәләр.
Түбән Шытсу авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибе Хабибрахманова Фанзия Сәүгән кызы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшин имзалаган Рәхмәт хатына лаек булды. Әлеге бүләкне, Республика көне уңаеннан, Саба муниципаль районы башлыгы Минниханов Раис Нургали улы тапшырып үтте. Котлыйбыз!