"УенФэст" фестиваленә әзерлек кысаларында Югары Шытсу мәдәният йортында саф һавада актив уен үткәрелде. Балалар бик теләп катнаштылар.
Югары Шытсу авыл китапханәсендә Педагог һәм остаз елына багышланган "Классные книги" дигән мәгълүмат сәгате узды. Балалар чарада актив катнаштылар һәм яңа китаплар белән таныштылар.
Югары Шытсу китапханәсендә "Бөек уйлап табучы" әдәби сәгате (А.А.Усачевка 65 яшь ).
Югары Шытсу авыл китапханәсендә "Сугыш башланды, Полтава сугышы!" дигән тематик сәгать үтте.
Түбән Шытсу төп мәктәбе укучылары җәйге чорны файдалы үткәрергә тырыша. Агымдагы елда барлыгы 12 бала "Шытсу" авыл хуҗалыгы җәмгыятендә эшкә урнашты. Алар территорияне чистрату, чүп үләннәрен чабу, буяу эшләрен башкаралар. Исән-сау эшләүләрен телибез!
15 июль көнне сәгать 10.00 дә Елыш авылында балалар өчен Сабантуй үткәреләчәк. Рәхим итегез!
Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан балаларга экскурсия үткәрелде. Балалар табигать кочагында ял иттеләр, кызыклы уеннар уйнадылар. Ахырдан тәмле карбыздан авыз иттеләр.
Югары Шытсу мәдәният йортында җәйге чорда балалар өчен төрле чаралар үтеп тора. Балалар барлык чараларда да актив катнашалар, үзләренең осталыкларын һәм һөнәрләрен күрсәтәләр. Шул рәвешле җәйге каникуллар файдалы һәм кызыклы үтә.
Югары Шытсу мәдәният йортында остаз турында сөйләшү булды. Укучылар актив катнаштылар.
Югары Шытсу мәдәния йортында Гаилә, тугрылык һәм мәхәббәт көне уңаенна чара үткәрелде. Чарада катнашучы гаиләләр җыр җырлауда, төрле кызыклы табышмакларны чишүдә осталыкларын күрсәттеләр. Мәдәни чара бик күңелле үтте, барлык катнашучылар кызыксындыру бүләкләренә лаек булдылар.