ЯҢАЛЫКЛАР


9
июль, 2025 ел
чәршәмбе

Федераль программа нигезендә Елыш авылы аша узучы региональ юлны яктырту буенча эшләр төгәлләнеп килә. Гомуми озынлыгы 2.1 км.булган юл яктыртылачак. Эшне ООО "Спектр" оешмасы башкара. Яхшы яктыртылган юл, автомобиль йөртүчегә шулай ук җәяүлеләр өчен төнге сәгатьләрдә зур уңайлыклар тудыра. 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

30
июнь, 2025 ел
дүшәмбе

Югары Шытсу авылында 28 июнь яшьләр көне уңаеннан кызлар арасында волейбол уены үткәрелде. Иптәшләрчә очрашуда уеннар бик матур барды. Ярыш, көч сынашу үзара җанлы аралашу, шаярулар белән үрелеп барды. Ярыш нәтиҗәләре буенча барлык командалар истәлек бүләкләренә ия булдылар. Ахырдан мәдәният хезмәткәрләре ярдәме белән дискотека оештырылды.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Елыш авылында 28 июнь көнне балалар Сабантуе өчен бирнә җыю оештырылды. Бирнә җыюда яшьләр, балалар бик теләп катнаштылар. Балалар Сабантуе Елыш авылында ел саен матур итеп үткәрелә. Авыл халкы, балалар әлеге бәйрәмне бик көтеп алалар. Бирнә җыюда катнашучыларга, авыл халкына зур рәхмәт. 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

24
июнь, 2025 ел
сишәмбе

ООО "СХП Шытсу" җәмгыятендә кызу теплар белән малларга азык әзерләү эше бара. Узган елллар белән чагыштырганда уңыш агымдагы елда яхшырак. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә исәнлек саулык, эшләрендә уңышлар телибез!

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

23
июнь, 2025 ел
дүшәмбе

Түбән Шытсу авылында "Хәтер шәме" акциясе үтте. Ата-бабаларыбызның каһарманлыгы үрнәкләре яшь замандашларында аларның Россия тарихына, Ватанны саклаучыларның батырлыгына һәм фидакарьлегенә мөнәсәбәтен формалаштырырга тиеш. Акциядә катнашучылар белән бергә шәмнәр кабыздылар һәм бер минут тынлык белән Ватан өчен сугышта һәлак булганнарны искә алдылар.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

18
июнь, 2025 ел
чәршәмбе

Елыш авылы зиратында чүп үләннәрен чабу буенча өмә үткәрелде. Өмәдә авыл халкы бердәм рәвештә актив катнашты. Зират чүп үләннәреннән, корган агач боткаларыннан чистартылды. Өмәдә катнашкан авыл халкына зур рәхмәт!

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

17
июнь, 2025 ел
сишәмбе

Федераль программа нигезендә Елыш авылы аша узучы региональ юлны яктырту буенча эшләр бара. Гомуми озынлыгы 2.1 км.булган юл яктыртылачак. Эшне ООО "Спектр" оешмасы башкара. Яхшы яктыртылган юл, автомобиль йөртүчегә шулай ук җәяүлеләр өчен төнге сәгатьләрдә зур уңайлыклар тудыра. 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге ОКС
saby.tatarstan.ru

Югары Шытсу мәдәният йортында Россия көне уңаеннан балалар белән берлектә мәгълүмати сәгать үткәрелде. Балалар кызыксынып тарихи вакыйгалар, Россия геройлары белән таныштылар. Кечкенәдән үз илеңне яратып үсү бик мөхим. 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

14
июнь, 2025 ел
шимбә

Түбән Шытсу авылында электр челтәрләре станциясе оешмасы тарафыннан иске агач баганалар яңа таш баганага алыштырылды. Эш алга таба да дәвам ителәчәк.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

11
июнь, 2025 ел
чәршәмбе

Югары Шытсу авылында Сабантуй бәйрәме гөрләп узды. Бәйрәм чарасы  баларның чыгышы белән башланып китте. Җитәкчеләрнең котлау сүзләреннән соң, милли һәм спорт уеннары башланып китте. Үзенчәлек буларак мотоблок ярышы үткәрелде. Җиңүчегә яңа мотоблок тапшырылды. Сабантуйның көрәш буенча төп батыры булып Мусин Илсур танылды. 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International