ЯҢАЛЫКЛАР


5
май, 2025 ел
дүшәмбе

Югары Шытсу авыл зираты йорты калай белән тышланып төзекләндерелде. Әлеге эштә авыл халкы зур булышлык күрсәтте. 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге ОКС
saby.tatarstan.ru

Түбән Шытсу төп мәктәбе территориясендә җиләк-җимеш агачлары утырту эше башкарылды. Мәктәп укучылары, укытучылар актив катнаштылар.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

2 май көнне Елыш авыл зиратында өмә үткәрелде. Авыл халкы зиратны җыештыруда актив катнашты.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

25
апрель, 2025 ел
җомга

Түбән Шытсу мәктәбенең 6,7 класс укучылары Түбән Шытсу авылы ФАПында булдылар һәм фельдшер һөнәре белән таныштылар. Ф.Р. Сәйфетдинова һөнәрнең нечкәлекләре турында сөйләде.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Югары Шытсу мәдәният йортында үзешчәннәр тарафыннан спектакль тәкъдим ителде. Спектакль тамашачы тарафыннан бик җылы кабул ителде. Әлеге чарадан кергән керем махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрнең гаиләләренә тапшырылды. 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Түбән Шытсу авылында аренда йорты төзелеше дәвам итә. Бүгенге көндә йорт эчендә эшләр башкарыла. Төзелешне ООО "ПМК-159" оешмасы башкара.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

21
апрель, 2025 ел
дүшәмбе

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Түбән Шытсу авыл җирлегендә тыл ветераннарын хөрмәтләделәр. Авыл җирлеге башлыгы, Мәдәният бүлеге начальнигы һәм “Юнармия” хәрәкәте активистлары белән берлектә ветераннарга бүләкләр һәм Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның котлау открыткасын тапшырдылар.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

8
апрель, 2025 ел
сишәмбе

Югары Шытсу авылы мәчетендә ремонт эшләре бара. Мәчет бинасы тышкы яктан җылытыла һәм яңа материал белән тышланачак. Эш халыктан җыелган хәер акчаларына башкарыла.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

7
апрель, 2025 ел
дүшәмбе

Чисталык икеайлыгы кысаларында Түбән Шытсу авыл җирлегендә өмә үткәрелде. Өмә барышында юл кырыйларыннан чүп җыю эше башкарылды. Катнашучыларга рәхмәт белдерәбез һәм чисталыкны сакларга чакырабыз!

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Югары Шытсу авылыннан Мөхетдинова Сария "Волонтерлык хәрәкәтенең актив катнашучысы" тамгасы һәм рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Сария апага сәламәтлек телибез, егетләребезгә күрсәткән ярдәмнәре өчен зур рәхмәт белдерәбез!

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International