Иске Икшермә авыл җирлегендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Фәрхуллин Нурислам Фәрхулла улының Туган көне белән һәм якынлашып килүче Җиңү көне белән котладык.Татарстан Республикасы Президенты исеменнән котлау открыткалары һәм бүләкләр тапшырылды
Иске Икшермә авыл җирлегендә сугыш ветераннарының тол хатыннарын якынлашып килүче Җиңү көне белән котладылар. Аларга Татарстан Республикасы Президенты исеменнән котлау открыткалары һәм бүләкләр тапшырылды.
Иске Икшермә авыл җирлеге узешчәннәре 10 апрель көнне Мичәнбаш авыл клубында "Җырлыйк әле" шоу проекты белән чыгыш ясадылар.Чара бер сулышта узды,тамашачыларга бик ошады.
Татар Икшермә авылы мәчетендә Галимуллин Илдар Шамил улы ифтар ашы уздырды.
Иске Икшермә авыл җирлегендә су торбалары кардан һәм боздан чистартылды, канаулар ачылды.
Икшермә командасы саба муниципаль районының волейбол буенча авыл җирлекләре ир-ат командалары арасында Чемпионатта катнаша.
27 март Татар Икшермәсе авыл клубында «Соңга калмыйк әткәй догасыннан» дигән исем астында озак вакытлар авылыбызда имам булып торган, бакыйлыкка күчкән Мирзасалихов Хаҗиб Мирзасалих улын искә алу кичәсе булды