7 март көнне Иске Икшермә үзешчәннәре Туфан Миңнуллинның «Гөргөри кияүләре» музыкаль комедиясе белән чыгыш ясадылар.
6 март көнне Бөек Ватан сугышы ветераны Якупов Камил Юныс улы үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Камил абый, чын күңелдән 95 яшьлек юбилеегыз белән котлыйбыз, сәламәтлек һәм бәхет телибез!
Иске Икшермә авыл җирлеге территориясендә яшь белгечләр өчен йорт төзелү дәвам итә. Бүгенге көндә йортның эчке эшләре эшләнелә.
2021 елның 13 февралендә Иске Икшермә авыл җирлегендә “Россия Чаңгы юллары-2021” – “Татарстан Чаңгы юллары-2021” массакүләм чаңгы ярышлары узды. Әлеге ярышта укучылар, бюджет оешмалары эшчеләре һәм җитәкчеләре катнашты.
2021 елның 9 февралендә "Мөхәммәтшин З.З." крестьян-фермер хуҗалыгында хисап җыелышы узды. Җыелышта Саба муниципаль районының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Г.Ш.Хасаншин, хуҗалык җитәкчеләре, баш бухгалтерлар, авыл хуҗалыгы белгечләре катнашты.
2021 елның 2 февралендә Иске Икшермә авыл җирлегендә еллык эшчәнлек буенча гражданнарның отчет җыелышы булып узды. Узган елгы җыелышлардан аермалы буларак, быел халык “ZOOM” программасы аша да җыелышта актив катнаша алды.
Бүгенге көндә Иске Икшермә авыл җирлегеннән армия сафларында хезмәт үтәүче егетләр бар. Аларга исән-сау үз бурычларын үтәп кайтуларын теләп калабыз.
Иске Икшермә авыл җирлеге территориясендә яшь белгечләр өчен йорт төзелү дәвам итә. Бүгенге көндә йортка газ торбалары сузыла.
"Тургай" балалар һәм яшүсмерләр социаль приюты реконструкциядән соң янә үз ишекләрен ачты.
Иске Икшермә авыл җирлеге территориясендә яшь белгечләр өчен дәүләт программасы белән йорт төзелеше дәвам итә.