ЯҢАЛЫКЛАР


1
апрель, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Иске Икшермә авыл җирлеге территориясендә аренда йортларын төзү дәвам итә. Бүгенге көндә йортның эчке эшләре эшләнә.

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

23
март, 2021 ел
сишәмбе

Иске Икшермә авыл җирлегендә “Нәүрүз” бәйрәмен каршыладылар. Бәйрәмдә авыл халкы бик күңелле вакыт үткәрде: коймак, карга боткасы белән сыйландылар, уеннарда катнаштылар, җырладылар һәм биеделәр.

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

15
март, 2021 ел
дүшәмбе

15 март көнне тыл ветераны Фәйзуллина Тәгзимә Шәрәфи кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Чын күңелдән 90 яшьлек юбилеегыз белән котлыйбыз, сәламәтлек һәм бәхет телибез!

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

2021 елның 14 мартында Иске Икшермә авылы халкы Масленица бәйрәмен үткәрде. Бәйрәмдә авыл халкы бик күңелле вакыт үткәрде: коймак, пирог белән сыйландылар, уеннарда катнаштылар, җырладылар һәм биеделәр. Ә бәйрәм ахырында Масленица карачкысы яндырдылар.

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

9
март, 2021 ел
сишәмбе

7 март көнне Иске Икшермә үзешчәннәре Туфан Миңнуллинның «Гөргөри кияүләре» музыкаль комедиясе белән чыгыш ясадылар.

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

6 март көнне Бөек Ватан сугышы ветераны Якупов Камил Юныс улы үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Камил абый, чын күңелдән 95 яшьлек юбилеегыз белән котлыйбыз, сәламәтлек һәм бәхет телибез!

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

4
март, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Иске Икшермә авыл җирлеге территориясендә яшь белгечләр өчен йорт төзелү дәвам итә. Бүгенге көндә йортның эчке эшләре эшләнелә.

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

15
февраль, 2021 ел
дүшәмбе

2021 елның 13 февралендә Иске Икшермә  авыл җирлегендә “Россия Чаңгы юллары-2021” – “Татарстан Чаңгы юллары-2021” массакүләм чаңгы ярышлары узды. Әлеге ярышта укучылар, бюджет оешмалары эшчеләре һәм җитәкчеләре катнашты.

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

10
февраль, 2021 ел
чәршәмбе

2021 елның 9 февралендә "Мөхәммәтшин З.З." крестьян-фермер хуҗалыгында хисап җыелышы узды. Җыелышта Саба муниципаль районының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Г.Ш.Хасаншин, хуҗалык җитәкчеләре, баш бухгалтерлар, авыл хуҗалыгы белгечләре катнашты.

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

3
февраль, 2021 ел
чәршәмбе

2021 елның 2 февралендә Иске Икшермә авыл җирлегендә еллык эшчәнлек буенча гражданнарның отчет җыелышы булып узды. Узган елгы җыелышлардан аермалы буларак, быел халык “ZOOM” программасы аша да җыелышта актив катнаша алды.

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International