ЯҢАЛЫКЛАР


1
гыйнвар, 2020 ел
чәршәмбе

Иске Икшермә авыл җирлеге мәдәният йортларында “Яңа елны” каршы алуга багышланган күңелле чаралар узды, авыл халкы матур гына ял итте. Барыгызны да Яңа 2020 ел белән!

Җир йөзенә Яңа еллар килә
Акка төреп сихри дөньяны.
Үткәннәре калсын үткәннәрдә,
Өмет белән каршылыйк яңаны.

Яңа елга зур өметләр баглыйк,
Барыбер аны безгә үтәсе.
Шатланышыйк, уйныйк, бәхет юрыйк
Сикереп үтик язмыш киртәсен.

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

25
декабрь, 2019 ел
чәршәмбе

Иске Икшермә авыл җирлеге коллективы барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрик итә! Киләсе елда сезгә нык сәламәтлек, бәхет, күңел ныклыгы, үз көчегезгә ышаныч һәм оптимизм телибез. Сезнең туганнарыгыз һәм дусларыгыз һәрвакыт Сезнең белән булсын, ә сезнең йортларда иминлек, мәхәббәт чәчәк атсын.

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

18
декабрь, 2019 ел
чәршәмбе

Иске Икшермә авыл җирлеге биләмәләрендәге учреждениеләр Яңа елны бәйрәмчә каршы алырга әзерләнәләр.

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

11
декабрь, 2019 ел
чәршәмбе

Иске Икшермә авыл җирлегенең Өч Нарат авылында 2019 елда үзара салым акчасы хисабына уен мәйданчыгы төзелде.

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

4
декабрь, 2019 ел
чәршәмбе

Иске Икшермә авыл җирлегенең Татар Икшермәсе авылында 2019 елгы үзара салым акчасы хисабына уен мәйданчыгы төзелде.

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

27
ноябрь, 2019 ел
чәршәмбе

23 ноябрь көнне Иске Икшермә авыл җирлегендә Әниләр көненә багышланган чара узды.

Абынганда кул бирүче – әни генә!

Кайгы килсә бүлешүче - әни генә!

Шатлык барда куанучы - әни генә!

Бала диеп җан атучы - ­ әни генә!

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

20
ноябрь, 2019 ел
чәршәмбе

19 ноябрь көнне ветераныбызны - Якупов Камил Юныс улын Белоруссияне фашист илбасарларыннан азат итүдә катнашканы өчен медаль тапшырдылар. Ветеранны Саба муниципаль районы башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе Кәримов М.Р., Саба муниципаль районының социаль яклау бүлеге җитәкчесе Хуҗин М. М., Саба һәм Теләче муниципаль районнары буенча хәрби комиссар Закиров Ф. Ф. һәм Иске Икшермә авыл җирлеге башлыгы Нурмөхәммәтов Н. Н. котладылар.

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

13
ноябрь, 2019 ел
чәршәмбе

9 ноябрь көнне, Иске Икшермә авыл җирлегенең Татар Икшермәсе авылында, 2020 елда гражданнарның үзара салымы һәм әлеге акчаларны Татар Икшермәсе авылында җирләү урыннарын төзекләндерүгә юнәлтү буенча халык җыены булып узды.

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

6
ноябрь, 2019 ел
чәршәмбе

2 ноябрь көнне Иске Икшермә авыл җирлегенең Өч Нарат һәм Иске Икшермә авылларында халык җыеннары булып узды.

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

30
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

29 ноябрь көнне Байкиева К.С. исемендәге Икшермә кадет-интернат мәктәбенең ата-аналар комитеты "Тату сыйныф серләре" республика конкурсының муниципаль этабында катнашты һәм уңышлы чыгыш ясады.

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International