Бүген 2019 елның 23 октябрендә Икшермә кадет-интернат мәктәбе кадетлары тантаналы шартларда ант бирде. Әлеге чарада районнан килгән кунаклар: Миңнеханов Р.Н., Закиров Ф.Ф., Шакиров И.Ф. катнашты.
Иске Икшермә авыл җирлегендә “күпфатирлы йортларның йорт яны территориясе " программасы буенча урам юлларын ремонтлау эшләре бара. Эшләр, Иске Икшермә авылының Ленин урамында, күпфатирлы йортлар территориясендә алып барыла.
Арча районында "Безнең йорт – Татарстан" республика этномәдәни фестивале узды. Иске Икшермә авыл җирлегенең "Сударушки" ансамбле әлеге фестивальдә ел саен катнаша һәм уңышлы чыгыш ясый.
1 октябрь көнне Иске Икшермә авыл җирлегендәге учрежденияләр өлкәннәр көнен бәйрәм иттеләр.
Байкиев К.С. исемендәге Икшермә кадет интернат-мәктәбендә «Үсеш ноктасы» мәгариф үзәгенең милли проекты буенча төзелеш эшләре алып барылды. Әлеге проект буенча мәктәптә «Технология», «Информатика» һәм «ОБЖ» бүлмәләрендә заманча эш зоналары булдырылды.
2019 нчы елның 14 нче сентябрендә, Урман көне уңаеннан, Саба муниципаль районы Иске Икшермә авыл җирлегендә бюджет учреждениеләре һәм предприятиеләре хезмәткәрләре агачлар утырттылар.
Иске Икшермә авыл җирлегендә «Чиста яр» акциясе дәвам итә. Акциядә «Тургай» приюты, авыл мәдәният йорты һәм Иске Икшермә авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре катнашты.
2019 елның 30 августында Иске Икшермә авыл җирлеге Советының яңа административ бинасы ачылу тантанасы узды. Әлеге чарада Саба муниципаль районы башлыгы Миңнеханов Р.Н., Иске Икшермә авыл җирлеге башлыгы Нурмөхәммәтов Н.Н., “Таипов А” җәмгыяте җитәкчесе Таипов А.И. һәм килгән кунаклар катнашты.
2019 елның 24 августында Казан Кремленең Пушечный залында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше исеменнән тантаналы кабул итү мәҗлесе узды. Бу чарада Саба районыннан Иске Икшермә авыл җирлегенең Өч Нарат авылыннан Шакировлар гаиләсе катнашты.
Иске Икшермә авыл җирлегенең Татар Икшермәсе авылында чишмәне төзекләндерү эшләре тәмамланып килә.