Иске Икшермә авыл җирлегендә татар халкының милли бәйрәме "Сабантуй"га әзерлек бара. Бәйрәм үткәреләсе мәйдан чистартылды, җиһазлар, колгалар урнаштырыла. Шулай ук "Сабантуй" бәйрәменең бер өлеше булып торган "Бирнә җыю" йоласыда күңелле генә үткәрелде. Бәйрәмгә яхшы кәеф, матур көннәр теләп калабыз! Барыгызны "Сабантуй"га кунакка чакырабыз!
25 май 2019 ел – Татарстанның Лаеш районы Никольское авылында XXVII Бөтенроссия рус фольклоры фестивале “Каравон” үткәрелде. “Каравон” – ул зур гореф-гадәтләрне саклый һәм үстерүгә хезмәт итә торган фестиваль. Бу бәйрәм рус халкының күңел көзгесе булып тора. Елдан ел фестивальгә булган игътибар, катнашучы коллективлар, тамашачылар саны арта бара. “Каравон” бәйгесендә Иске Икшермә мәдәният йортыннан “Сударушки” ансамбле, Татар Икшермәсе мәдәният йортыннан “Нур” ансамбле катнашып диплом белән бүләкләнделәр.
2019 елның 19 маенда Иске Икшермә авыл җирлеге территориясендә Лесхоз селекция-орлыкчылык үзәге агачлар утыртты.
Иске Икшермә авыл җирлеге торак пунктларында төзекләндерү елдан-ел яхшыра. Иске Икшермә авылында буа, чишмә һәм яр буе төзелеше дәвам итә. Авыл халкы яр буен яратты һәм чишмәгә бик теләп йөриләр.
8 май көнне Иске Икшермә авылы җирлегенә керүче авылларда Бөек Ватан Сугышында Җиңүнең 73-еллыгына багышланган парад узды. Әлеге парадта районның Башкарма комитеты башлыгы Марат Рәшит улы, Иске Икшермә җирлеге башлыгы Нияз Наил улы, КФХ “Мухаметшин З.З.” башлыгы Зөфәр Зиннәт улы, ветераннар союзы рәисе Илдус Усман улы, ветеран Нурислам Фархулла улы, Байкиев К.С. исемендәге Икшермә кадет интернат мәктәбе, Икшермә балалар бакчасы “Кояшкай”, авыл клублары катнашып котлауларын җиткерделәр.
29 апрель көнне Иске Икшермә авылында район башлыгы - Миңнеханов Рәис Нургали улы катнашында буа ачу тантанасы булды.
Саба муниципаль районы башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе Кәримов М. Р. һәм Иске Икшермә авыл җирлеге башлыгы Нурмөхәммәтов Н. Н. Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннарын якынлашып килүче бәйрәм, Җиңү көне белән котлады.
13 апрель көнне Иске Икшермә мәдәният йортында Әбде мәдәният йорты үзешчәннәре концерты булып узды. Тамашачыларга төрле милләтләрнең җыр-биюләре, «Задоринка» ансамбле башкаруында җырлар, юмористик скетчлар, Әбде артистлары башкарган талантлы һәм матур җырлар бик ошады.
Иске Икшермә авыл җирлегенең ирләр командасы волейбол буенча зона ярышларында (Байлар Сабасы зонасы) уңышлы чыгыш ясый. Аларга киләчәктә дә уңышлар телибез!
Иске Икшермә авылы үзэшчәннәре 30 март көнне концерт белән Теләче районы Әбде авылында чыгыш ясадылар. Әбде халкы Икшермәлеләрне яхшы кәеф белән каршы алды, чыгыш ясаучыларны алкышларга кумеп рәхмәтләде.