ЯҢАЛЫКЛАР


27
март, 2019 ел
чәршәмбе

Иске Икшермә авыл җирлегендә яшәүчеләр һәм Байкиев К.С. исемендәге Икшермә интернат кадет мәктәбе укучылары ”Нәүрүз” бәйрәме үткәрделәр.

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

20
март, 2019 ел
чәршәмбе

15 март көнне Иске Икшермә авыл җирлегендә Саба муниципаль районы Иске Икшермә авыл җирлегенең волейбол буенча авыл җирлегенең хезмәт коллетивларының ир-ат командалары арасында ачык беренчелек булып узды. Соңыннан Иске Икшермә авыл җирлеге һәм Саба Эчке эшләр министрлыгы командалары арасында иптәшләрчә матч узды.

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

13
март, 2019 ел
чәршәмбе

2019 елның 10 мартында Иске Икшермә авылы халкы Масленица бәйрәмен үткәрде. Бәйрәмдә авыл халкы бик күңелле вакыт үткәрде: коймак, пирог белән сыйландылар, уеннарда катнаштылар, җырладылар һәм биеделәр. Ә бәйрәм ахырында Масленица карачкысы яндырдылар.

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

6
март, 2019 ел
чәршәмбе

Иске Икшермә авыл җирлеге башлыгы Н.Н.Нурмөхәммәтов исеменнән Иске Икшермә авыл җирлеге барлык хатын-кызларны якынлашып килүче 8 Март бәйрәме белән котлыйбыз! Гүзәл затларыбызга сәламәтлек, мәңгелек яшьлек һәм яхшы кәеф теләп калабыз. Һәрвакыт уңыш юлдаш булсын юлларыгызда!

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

20
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

17 февраль көнне Мичәнбаш авылында Иске Икшермә авыл җирлеге үзешчән сәнгать коллективының отчет-иҗат концерты булып узды. Анда Татар Икшермәсе ансамбльләре "Нур" һәм "Самоцветы", Иске Икшермә ансамбле "Сударушки", солистлар, спектакльләр һәм хорлар катнашучылар чыгыш ясады. Тамашачылар канәгать калды.

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

13
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

2019 елның 7 февралендә Иске Икшермә авыл җирлегендә халык җыены булып узды. Көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр куелган иде::

1. Иске Икшермә авыл җирлеге җирле үзидарә органнарының 2018 ел өчен хисабы һәм 2019 елда җирлекнең үсеш планнары турында.

2. 2018 елда гражданнар җыелышында әйтелгән тәкъдимнәрне, үтенечләрне һәм теләкләрне үтәү буенча хисап һәм 2019 елгы Гражданнар гарызнамәләре буенча җаваплар.

3. 2018 елда хокук бозуларны кисәтү буенча профилактик эш һәм җинаятьчелек торышы турында җирлек өчен полиция вәкиле чыгышы.

4. Татарстан Республикасы Саба һәм Теләче муниципаль районы буенча надзор эшләр һәм профилактик эшләр районара бүлеге начальнигы эчке хезмәт подполковнигы Галимуллин А. Р. Чыгышы.

5. Төрлесеннән:

- Татарстан Республикасы Саба һәм Теләче районнары буенча Россия Федерациясе Пенсия фонды идарәсе начальнигы Ф. Ш. Якубованың "пенсия законнарындагы үзгәрешләр турында" чыгышы.

- Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Шәмәрдән цехы начальнигы А. Ш. Хаҗиев чыгышы.

– «Татэнергосбыт» АҖ Алабуга бүлекчәсенең Саба офисы начальнигы Р. Х. Галимҗановның «хезмәтләр өчен электрон түләү формалары турында»  чыгышы.

- Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И. И. Котдусов чыгышы «эшкуарлыкны үстерү һәм аларны торгызуда дәүләт ярдәме чаралары турында».

6. Саба муниципаль районы башлыгы Р. Н. Миңнехановның йомгаклау сүзе.

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

6
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

Иске Икшермә авыл җирлегендә 90-яшьлек юбилейларын Гилметдинова Бибиниса апа белән Саетгараева Миннегөл апа билгеләп үтте. Юбилярларны Саба муниципаль районы аппаратының башлыгы Кәримов Марат Рәшит улы,  Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының  Саба муниципаль районында социаль яклау бүлеге җитәкчесе Хузин Марсель Мәгфур улы, КФХ “Мухаметшин З.З.” җитәкчесе Мөхәммәтшин Зөфәр Зиннат улы, Иске Икшермә авыл җирлеге башлыгы Нурмөхәммәтов Нияз Наил улы тәбрикләделәр.

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

30
гыйнвар, 2019 ел
чәршәмбе

2018/19 еллар сезонының мини-футбол буенча хезмәт коллективлары арасында Саба муниципаль районы чемпионатында Иске Икшермә авыл җирлеге командасы II урынны яулады. Котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

23
гыйнвар, 2019 ел
чәршәмбе

Иске Икшермә авыл җирлеге торак пунктларында төзүлүче аренда йортлары тәмамлану этабында.

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

16
гыйнвар, 2019 ел
чәршәмбе

Иске Икшермә авыл җирлеге клубларында Иске Яңа елга багышланган чара узды. Әлеге чарада авыл халкы да актив катнашты.

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International