2019 елның 6 гыйнварында Иске Икшермә авыл җирлегендә Иске Икшермә авыл җирлеге һәм Саба тәрәзәләре командалары арасында мини-футбол буенча иптәшләрчә матч узды. Аларга 2018/19 еллар сезоның мини-футбол буенча Саба муниципаль районы чемпионатында уңышлар телибез.
Иске Икшермә авыл җирлегенә керүче Иске Икшермә, Татар Икшермәсе, Өч Нарат авыллары клубларында гөрләтеп Яңа ел бәйрәмнәре узды. Яңа ел бары шатлыклар гына алып килсен. Яңа 2019 ел белән!