20 нче ноябрь көнне "Яшьлек" яшьләр үзәгендә гофрированный кәгазьдән әниләргә бүләк ясау буенча мастер-класс үтте.
Бүген "Яшьлек" яшьләр үзәге өстәмә белем бирү педагоглары балалар белән "Гаилә кояшы "дигән темага әңгәмә үткәрде.
11 ноябрь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгече Шәмәрдән лицее укучылары өчен наркоманияне профилактикалау буенча сораулар һәм җаваплар белән «Как распознать беду?» дигән әңгәмә үткәрде.
8 ноябрь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре «Балкыш» социаль-тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен «Очрашу мизгеле күңелле» дигән концерт оештырдылар.
"Яшьлек"яшьләре үзәге белгечләре Әниләр көненә һәм гаилә елына багышланган "Әни минем йөрәгемдә"дигән квиз уен оештырды.
Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан "Яшьлек" яшьләр үзәгендә яшьүсмерләр белән әңгәмә үткәрелде.
4 ноябрь көнне Шәмәрдән мәдәният йортында «СССР да үскән балалар без...» ретро-тамаша узды.
Якынлашып килүче - 4 нче ноябрь халыклар бердәмлеге көне уңаеннан, "Яшьлек" яшьләр үзәге белгечләре, яшь гвардиячеләр белән берлектә, район халкына символик бүләкләр өләште.
Шәмәрдән авылында Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган “Бөек Россия, әмма аның көче бердәмлектә!” дигән әңгәмә узды.