21 апрель көнне Шәмәрдән мәдәният йортында Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Мәңгелек яра» театральләштерелгән тамаша булды.
Бүген, “Яшьлек” яшьләр үзәге, 2025 нче ел - Ватанны саклаучылар елына, Бөек Жиңү көненең 80 еллыгына, Нургали Миннегали улы Әсретдинов истәлегенә багышлап, кызлар арасында волейбол турниры үткәрде.
“Яшьлек"яшьләр үзәге Саба районы юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе инспекторы Насибуллин Ильнур Дамир улы һәм "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУнең Саба бүлекчәсе начальнигы Ягъфәрова Гүзәл Нәзиф кызы белән укучыларга очрашу оештырдылар.
Экологик икеайлык кысаларында Шәмәрдән авыл җирлеге территориясендә өмәләр үткәрелә.
Шәмәрдән мәдәният йортында Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көненә багышланган «Космос в картинках» тематик сәгате булып узды.
9 - 15 апрель көннәрендә Шәмәрдән мәдәният йортында барлык теләүчеләр өчен «Отец Героя» дигән фотокүргәзмә эшли. Күргәзмә Ватанны саклаучыларның батырлыгы һәм каһарманлыгы, исәннәр һәм хезмәтне дәвам итүчеләр, һәлак булган геройлар турында күрсәтә
Шәмәрдән "Яшьлек" яшьләр үзәге өстәмә белем бирү педагоглары, Шәмәрдән "Үсеш" лицее белән берлектә, "Галәм янәшә" интеллектуаль уены үткәрде.
Объектта түбә ябу эшләре, эчке бизәү, вентиляция тартмаларын гипсокортоннан тышлау башланды. Идәнне брекчадан ясау, шулай ук электромонтаж эшләре дә бара. Ремонт эшләрен "РемонтСтройСервис"ҖЧҖ подряд оешмасы башкара.
"Яшьлек" яшьләр үзәгенең "Яшь әниләр" клубы, Шәмәрдән китапханәсе белән берлектә «Әниләр вакыты» дигән очрашу үткәрде.