ЯҢАЛЫКЛАР


20
октябрь, 2023 ел
җомга

Шәмәрдән авыл җирлегендә юл буендагы канауларны чистарту эшләре бара. Түбәләрне тыгыннардан һәм чүп-чардан чистарту үткәрелә. Эшләрне «Шәмәрдән МПП ЖКХ» АҖ алып бара.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

18
октябрь, 2023 ел
чәршәмбе

6 октябрьдә Шәмәрдән мәдәният йортында «Мәүлид» бәйрәм ае уңаеннан мөселман кичәсе узды, анда тамашачыларга әхлакый - рухи юнәлештәге дин белеме әдәбияты турында сөйләделәр. Кичә авылның җирле мәчетләре, Дагыстан һәм Казан шәһәреннән килгән кунаклар белән берлектә оештырылды.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

14 октябрьдә  ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында «Татарстан Яңа гасыр " призына волейбол буенча ярышлар узды.  Саба районы чемпион булды. Ир-атлар һәм хатын-кызлар җыелма командаларын җиңүләре белән котлыйбыз.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

13
октябрь, 2023 ел
җомга

Шәмәрдән авыл җирлегендә Ленин урамы буенча үзара салым акчалары хисабына юл эшләре алып барыла. Эшләрне «МДСУ-1» ҖЧҖ алып бара. 

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

9
октябрь, 2023 ел
дүшәмбе

5 октябрь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Тулган ай» фольклор коллективы Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан «Саба дулкыннары» радиокомпаниясенең туры эфирында чыгыш ясады.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

6
октябрь, 2023 ел
җомга

Чараның "Без тарихта эз­лебез" дип исемләнүе дә Шә­мәрдәнне бүгенге биек­леккә күтәрү өчен көчен, тырышлыгын, иҗат-сәләтен биргән өлкәннәрне хөрмәтләү, аларны тарих буйлап сәяхәткә алып чыгу, хәтерне яңартуга юнәлтелгән иде. Үткәннәрдән бүгенгене тоташтыручы тарихи-музыкаль чара чын мәгъ­нәсендә дулкынландыргыч, өлкән буынның күңел кылларын да кузгатты, елатты, елмайтты, берничә мизгелгә булса да яшьлекләренә кайтарды. Мәдәният йортының фойесыннан ук тарихи яд­карьләр күргәзмәсе эшләп, һәркемне үткәннәргә алып кайтты. Совет заманы кибете дә сатып алучыларны мул киштәләре белән каршы алды.
 

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Вәлиев Альберт Кавиевич һәм Башкарма комитет хезмәткәрләре Халыкара өлкәннәр көне белән үзләренең пенсионерларын котладылар.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

5
октябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Байлар Сабасының "Ильвина" ресторанында 50 һәм 60 яшьлек парларның "Алтын һәм бриллиант" юбилейларына багышланган традицион чара - тантана узды. Шәмәрдән авыл җирлегеннән бу чарада 6 пар катнашты. Аларны бергә яшәүнең бу искиткеч даталары белән котлыйбыз.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

28
сентябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

1991 елдан бирле һәр елны 1 октябрьдә Халыкара Өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Безнең яшьләр үзәгендә дә якынлашып килүче бу бәйрәм игътибарсыз калмады.


saby.tatarstan.ru

26
сентябрь, 2023 ел
сишәмбе

Шәмәрдән авыл җирлегендә территорияне төзекләндерү эшләре дәвам итә. Эшләрне "МПП ЖКХ"АҖ алып бара.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International