ЯҢАЛЫКЛАР


12
июль, 2022 ел
сишәмбе

Шәмәрдән авыл җирлегендә Дубравная һәм Центральная урамнарында вак таш җәю эшләре бара.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

8
июль, 2022 ел
җомга

Шәмәрдән авыл җирлегендә "Безнең ишегалды" программасы.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

6
июль, 2022 ел
чәршәмбе

1 июль көнне, Зәкиева Рәхимә Җамалиевна һәм Шәйхетдинова Миннебикә Нуретдин кызы үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр. Хезмәт ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре Шәмәрдән авылында балалары һәм оныклары белән бергә яшиләр.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

30
июнь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

29 июнь көнне Шәмәрдән авыл җирлегендә Яшьләр көненә багышланган спорт-сәламәтләндерү программасы оештырылды. Чараны авыл җирлеге башлыгы А.Н.Гәрәев ачып җибәрде, спорт уеннары музыкаль һәм концерт номерлары белән үрелеп барды. Барлык катнашучыларда диплом, акчалата призлар белән бүләкләнде.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

27
июнь, 2022 ел
дүшәмбе

25 июнь көнне Мичәнбаш авылы мәйданында Авыл көне бәйрәме узды. Бу бәйрәмнең иганәчесе һәм оештыручысы-Мичәнбаш авыл клубы һәм авыл халкы. Бәйрәм прологтан, кунакларны ипи һәм чәк-чәк белән каршы алудан башланды. Котлау сүзләре белән авыл җирлеге башлыгы А. Н.Гәрәев, Мичәнбаш мәчете имам - хатыйбы Р. Г. Газизов чыгыш ясады. Күркәм традиция буенча мәйданга Авыл пенсионерларын, яшь гаиләләрне чакырдылар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Программаның күңел ачу өлешенә  төрле уеннар, җырлар һәм биюләр керде. Балалар өчен призлар белән конкурслар, батутлар бар иде. Барлык кунаклар һәм авыл халкы куңелле итеп бәйрәм итте.    

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

19 июнь көнне Мичәнбаш авыл клубы, татар халкының милли гореф-гадәтләренә таянып, авыл көнен үткәрү өчен бүләк җыю  оештырды. Көйле тавыш гармунчы барысын да бәйрәмгә күңелле әзерлеккә чакырды. Чарада авыл халкы, үзешчән сәнгать сөючеләр катнашты.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

23
июнь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

22 июнь көнне Шәмәрдән авыл җирлегендә хәтер һәм кайгы көненә багышланган "Мәңгелек сүнми торган..." дип исемләнгән чара үткәрелде. Җирдә тынычлык һәм бәхет өчен көрәштә, тормышыбыз өчен көрәштә үз гомерләрен биргәннәрне бер минут тынлык белән искә алдылар. Чара ахырында стелла янына чәчәкләр салдылар, шәмнәр кабыздылар.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

22
июнь, 2022 ел
чәршәмбе

22 июнь көнне иртәнге сәгать 4тә Шәмәрдән авыл җирлеге оешмалары һәм учреждениеләре җитәкчеләре «Хәтер шәме» акциясендә актив катнаштылар. Бер минут тынлык белән искә алдылар һәм стелла янында чәчәкләр куйдылар.  

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

21
июнь, 2022 ел
сишәмбе

Шәмәрдән авыл җирлегенең Кырбаш авылында Троица бәйрәмен билгеләп үттеләр. Троица-православие календареның иң мөһим бәйрәмнәреннән берсе. Изге рухлы көн, яки рухлы көн — Изге Христосның иллеенче көне. Халыкара Яшел якшәмбе диптә әйтәләр бу бәйрәмне, чөнки йортлар һәм храмнарны яшел үлән һәм чәчәкләр белән бизиләр.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

15
июнь, 2022 ел
чәршәмбе

12 июнь көнне Шәмәрдән авылында халкыбызның милли бәйрәме Сабантуй узды. Рәсми өлештә котлау сүзләре белән Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе М.Р.Ишниязов, авыл җирлеге башлыгы А. Н. Гәрәев чыгыш ясадылар. Матур традиция буенча төрле конкурсларда һәм ярышларда җиңүчеләр билгеләнде һәм бүләкләнде. Сабантуй кысаларында төрле спорт һәм халык уеннары үткәрелде. Бәйрәм барышында мәдәният хезмәткәрләре, Шәмәрдән мәдәният йорты каршындагы үзешчән сәнгатьтә катнашучылар һәм Казан шәһәреннән чакырылган кунаклар башкаруында җырлар яңгырады.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International