ЯҢАЛЫКЛАР


12
октябрь, 2021 ел
сишәмбе

Шәмәрдән авыл җирлегендә бюджет учреждениеләре «Урманны саклыйк – 2021» табигатьне саклау акциясе кысаларында агач утыртуда катнашты. 

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

5
октябрь, 2021 ел
сишәмбе

1 октябрь көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Шәмәрдән мәдәният йорты каршындагы "Тулган ай" фольклор коллективы белән берлектә "Балкыш" социаль - тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен Халыкара өлкәннәр көненә багышланган "Әле дә сез бар, үрнәк алырлык" дип исемләнгән бәйрәм концерты оештырдылар. Концерт башында район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Саба муниципаль районы башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе М.Р. Кәримов, Саба районы социаль яклау бүлеге җитәкчесе М. М. Хуҗин котлау сүзләре белән чыгыш ясады. Чара дәвамында җылы сүзләр, матур җырлар һәм биюләр яңгырады. Бәйрәм рухы беркемне дә битараф калдырмады. Тамашачылар рәхәтләнеп тыңладылар, бик күп уңай эмоцияләр алдылар, проблемалар турында оныттылар һәм күңел белән ял иттеләр.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

28
сентябрь, 2021 ел
сишәмбе

Шәмәрдән авыл җирлегендә үзара салым акчасына 6432326.00 сумлык контейнер мәйданчыклары урнаштыру эшләре дәвам итә.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

22
сентябрь, 2021 ел
чәршәмбе

2021 нче елның 15 нче сентябрендә авыл мәдәният йортында Шәмәрдән авыл җирлеге гражданнарының җыены булып узды. Җыенда Саба муниципаль районы Башлыгы Р. Н.Миңнеханов, Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Р. Р. Закирҗанов катнашты. Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы А.Н. Гәрәев 2016-2021 елларда башкарылган эшләр турында хисап тотты, киләчәккә планнар белән таныштырды. Җыен ахырында Саба муниципаль районы Башлыгы Р. Н.Миңнеханов чыгыш ясады.     

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

21
сентябрь, 2021 ел
сишәмбе

18 сентябрь көнне Шәмәрдән авылында "Татарстан кроссы-2021"массакүләм ярышлары узды. Әлеге чарада мәктәпкәчә яшьтән башлап, 70+категорияле 250 дән артык кеше катнашты. Кроссны ачу тантанасын Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Гәрәев А. Н., "Яшьлек" яшьләр үзәге директоры Маканов Д. К. үткәрде. Барлык категориядә катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. 

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

14
сентябрь, 2021 ел
сишәмбе

2021 нче елның 11 нче сентябрендә Шәмәрдән лицеенда балалар һәм өлкәннәр арасында шахмат буенча Шәмәрдән авылы беренчелеге булып узды. Ярышлар дустанә атмосферада үтте. Барлык җиңүчеләр дә грамоталар һәм акчалата призлар белән бүләкләнде.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

7
сентябрь, 2021 ел
сишәмбе

3 сентябрьдә терроризмга каршы  көрәш көне билгеләп үтелә . Бу көн 2004 елның 1 сентябрендә Беслан шәһәрендә булган фаҗигале вакыйгаларга багышлана. Шәмәрдән лицееның «Юнармия» хәрәкәте активистлары «Яшьлек» яшьләр үзәге белән берлектә  терроризм корбаннарын искә алдылар. 

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

31
август, 2021 ел
сишәмбе

29 август көнне Шәмәрдән авылының Җиңү паркында Татарстан Республикасы көненә багышланган " Шәмәрдәнем-тормыш бишегем! дип исемләнгән чара узды. Бәйрәм концертын мәдәният йорты белгечләре "Туган як"җырын башкарулары белән башлап җибәрделәр. Рәсми өлештә котлау сүзләре белән Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы А. Н.Гәрәев чыгыш ясады. Шулай ук концерт барышында авыл халкы үз ишегалды клумбасының иң матур бизәлеше өчен акчалата бүләкләр белән бүләкләнде. Кичә авыл мәдәният йорты каршындагы үзешчән сәнгатьтә катнашучылар, Олыяз авыл мәдәният йорты мөдире Р.К. Закирова, Казаннан чакырылган артистлар Рөстәм Насыйбуллин һәм Рамил Шәрәфиев катнашында концерт номерлары белән дәвам итте. Шулай ук Сосновка шәһәреннән "Бригантина" вокаль - инструменталь төркеме чакырылды.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

24
август, 2021 ел
сишәмбе

23 август көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре мәдәният йорты үзешчәннәре белән берлектә Ф.Кәрим урамындагы 31 – нче номерлы күп фатирлы йорт ишегалдында «Күршеләр-иң якын кешеләр…» дип исемләнгән урам концерты оештырдылар . Концертның беренче минутларыннан ук матур һәм сокландыргыч атмосфера барлыкка килде. Концерт программасы җырлар, дәртле биюләр, күңелле шигырьләр, уеннар белән үрелеп барды.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

17
август, 2021 ел
сишәмбе

13 август көнне Шәмәрдән лицеенда "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит"хәйрия чарасы узды. Чарада Саба муниципаль районы башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе Кәримов Марат Рәшит улы, Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Гәрәев Айдар Наил улы, җирле оешма вәкилләре, шәхси эшмәкәрләр катнашты. Хөрмәтле җитәкчеләребезгә шундый игътибар һәм ярдәм күрсәткәннәре өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез. Чара бик эчтәлекле, җырлар белән тулы иде. 

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International