ЯҢАЛЫКЛАР


21
август, 2023 ел
дүшәмбе

17 нчы август көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгечләре физик мөмкинлекләре чикле булган балалар өчен «Целебное лукошко» дип исемләнгән яхшы киңәшләр кичәсе үткәрделәр. 

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

16 нчы август көнне «Ночь кино» акциясе кысаларында Шәмәрдән мәдәният йорты һәм Район мәдәният йорты хезмәткәрләре Җиңү Паркы территориясендә авыл халкы өчен фильм һәм мультфильм күрсәтүне оештырды.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

18 нчы август көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгечләре «СССР уеннары» дип исемләнгән күңел ачу программасы оештырдылар. 

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

16
август, 2023 ел
чәршәмбе

Бүген 2023 елның 16 августында Шәмәрдән авыл җирлегендә " Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» дигән акциясе узды.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

15 нче август көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгечләре С.М. Фәтхуллина балаларга ТРда милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган «Мир культуры» дип исемләнгән әңгәмә үткәрде.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

11
август, 2023 ел
җомга

Шәмәрдән авыл җирлегендә җәяүлеләр үтүенең юл билгеләрен ясау буенча эшләр башкарылган. Эшләрне «Шәмәрдән МПП ТКХ»АҖ башкарган. 

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

9 августта Шәмәрдән авыл җирлеге территориясендә күп балалы гаиләләргә җир участоклары бүлеп бирелде. Программада авыл җирлегендә яшәүче җиде гаилә катнашты. Әлеге программа эшли башлаганнан бирле Шәмәрдән авыл җирлегендә барлыгы 234 гаилә җир  алган. 

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

8
август, 2023 ел
сишәмбе

4 августта Шәмәрдән авыл җирлегендә «Яшьлек»  хезмәткәрләре физкультурачы һәм тимер юлчы көненә багышланган чаралар  үткәрделәр. Волейбол, кросс,  , армрестлинг, эстафета, аркан тарту кебек спорт чаралары уздырыла. Һәр юнәлештә җиңүчеләр ачыкланды һәм бүләкләнде.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Шәмәрдән авыл җирлегендә яшәүче Сергей Степанов, Тимер юлчылар көненә Җиңү паркында монумент урнаштыра. Сергей тимер юл монтеры булып эшли. 40 ел эшләү дәверендә ул тимер юлчыларның эшен гадиләштерүче 200 дән артык төрле уйлап табулар булдырган.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

4
август, 2023 ел
җомга

3 августта Казанда пляж волейболы буенча республика финал уеннары узды. Кызлар командасы Баширова/Шәйхетдинова 2 урынны алды, егетләр Абдуллин/Гәрәев - 1 урын. Командаларның тренеры-Хөснетдинов Илназ Хәниф улы. Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм алга таба да җиңүләр телибез!

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International