ЯҢАЛЫКЛАР


6
апрель, 2021 ел
сишәмбе

1 апрель көнне Шәмәрдән мәдәният йортында гражданнар оборонасы буенча укулар узды. Эвакуация пункты эшчеләре укуларны лаеклы үттеләр, үзләренең барлык вазыйфаларын үтәделәр. Укуларны эваколонна башлыгы Силантьев С. В. үткәрде.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

31
март, 2021 ел
чәршәмбе

28 март көнне Шәмәрдән авылында М. Г. Вәлиуллин истәлегенә чаңгы сезоны ябылуга багышланган чаңгы ярышлары булып узды . Тантаналы ачылышны Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Гәрәев А. Н., яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Гарипов И. Р., «Яшьлек» яшьләр үзәге директоры Маканов Д. К. үткәрделәр.. М.Г. Вәлиуллинның улы – Вәлиуллин Д. М. чаңгы сезонын ябу шәхси узышлар белән генә чикләнмәде, шулай ук команда чаңгы эстафетасы да булды. Барлык җиңүчеләр  мактау грамоталары һәм акчалата призлар белән бүләкләнде.    

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

9
март, 2021 ел
сишәмбе

Саба муниципаль районы Чемпионатының волейбол буенча хезмәт коллективлары, авыл җирлекләре һәм шәхси эшмәкәрләр командалары арасында зона этабы тәмамланды. Бүләкләү тантанасын Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Гәрәев А. Н. һәм «Яшьлек» яшьләр үзәге директоры Маканов Д. К. үткәрделәр.                                                                               

  1 урын-ШЛПУМГ командасы     

  2 урын-Тимершык авыл җирлеге командасы       

  3 урын-Шәмәрдән лицее командасы       

  4 урын - «Шәмәрдән икмәк кабул итү предприятиесе " АҖ командасы.             

     Барлык җиңүчеләр һәм призерлар, шулай ук турнирның иң яхшы уенчылары грамоталар һәм акчалата призлар белән бүләкләнде.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

2
март, 2021 ел
сишәмбе

       «Яшьлек» яшьләр үзәге хезмәткәрләре «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ коллективы өчен чаңгы ярышлары үткәрделәр. Ярышларны ачу тантанасында Шәмәрдән магистраль газүткәргечләр линия җитештерү идарәсе начальнигы Гатауллин Илшат Илдар улы, «Яшьлек» яшьләр үзәге директоры Маканов Динар Каршигай улы катнашты. Ир-атлар стартка беренче булып 5 һәм 3 км дистанциягә атылды, аннары хатын-кызлар 3 һәм 2 км дистанциягә чыкты. Җиңүчеләр һәм призерлар грамоталар белән бүләкләнде.   

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

24
февраль, 2021 ел
чәршәмбе

Ватанны саклаучылар көнендә армия сафларында хезмәт иткән яки сугыш елларында илне саклаган барлык ир-атларны һәм Ватанга хезмәт итәргә китәчәк егетләрне котлау матур традициягә әверелде. 23 февраль көнне Мичәнбаш авыл клубында Олыяз мәдәният йорты белән берлектә «чын ир – егетләр кичәсе» дип исемләнгән конкурс-уен программасы үткәрелде. Катнашучылар төрле конкурсларда җитезлек, тизлек белән көч сынаштылар. Барлык ир егетләр дә ярышларда үзләрен яхшы яктан күрсәттеләр. Конкурс программасы концерт номерлары белән чиратлашып барды. Чара бәйрәм дискотекасы белән тәмамланды. 

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

16
февраль, 2021 ел
сишәмбе

13 февраль көнне Шәмәрдән авылында «Россия чаңгы юллары - 2021» - «Татарстан чаңгы юллары-2021» массакүләм ярышларының берсе булып узды. Чарада мәктәпкәчә яшьтәге балалардан алып өлкән буын затларына кадәр барлык катнашучылар да катнашты. Барлык җиңүчеләр һәм призерлар мактау грамоталары һәм акчалата призлар белән бүләкләнде.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

15
февраль, 2021 ел
дүшәмбе

11 нче февраль көнне Шәмәрдән авыл җирлегендә җыен узды. Җыенда Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н. Минниханов, район башлыгы урынбасары Р.Р. Закирзянов, хокук саклау органнары вәкилләре, оешма-предприятия җитәкчеләре катнашты. 

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

10
февраль, 2021 ел
чәршәмбе

6 февраль көнне Шәмәрдән авыл жирлегендә ветераннар командалары арасында алкалы хоккей буенча турнир узды. Уеннар дустанә атмосферада үтте. Командалар һөҗүмдә кискен уен күрсәтә алдылар. Җиңүчеләр һәм призерлар мактау грамоталары һәм акчалата призлар белән бүләкләнде.     

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

9
февраль, 2021 ел
сишәмбе

Шәмәрдән авыл җирлеге Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре арасында иң яхшы Яңа ел чарасы һәм бәйрәмчә бизәлеш буенча республика конкурсында катнашты. «Үзәк Яңа ел чыршысын иң яхшы бизәү һәм җирлекләрдә биш зона төркеме (район үзәкләреннән тыш) буенча яңа ел чыршысын үткәрү» номинациясендә Шәмәрдән авыл җирлеге Төньяк зонада 1 нче урынны алды. Нәтиҗәләр 2021 елның 6 февралендә ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов үткәргән республика киңәшмәсе кысаларында ясалды. Рөстәм Нургалиевич беренче урыннарны алган муниципаль берәмлекләргә дипломнар тапшырды.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Шәмәрдән җирлегендә яшәүче Загриева Фәтхия Шәрип кызы үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Загриева Ф. Ш.1926 елның 4 февралендә Арча районы Мөрәле авылында туа. Озак еллар Шәмәрдән ит комбинатында эшли. Фәтхия апа биш бала тәрбияләп үстергән, балаларыннан тыш, мәрхүм апасының улы тәрбияләгән. 11 оныгы һәм 11 оныкчыгы бар.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге.
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International