Шәмәрдән авыл җирлегендә Гыйниятуллина Нәсимә Сөнгатулла кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Нәсимә Сөнгатулла кызы 1931 елның 1 февралендә Саба районы Чулпан авылында туа. 10 елдан солдатларга багышлый башлый, колхозда эшли, кыр эшләрендә катнаша. 1946 елда Шәмәрдәнгә күчәләр. Шуннан бирле 40 ел леспромхозда эшли. 1986 елда лаеклы ялга чыга. Гыйниятуллина н.с. күршеләре һәм халкы ягыннан ихтирамга лаек.
Шәмәрдән командасы Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының Аш-Буҗи авылында ир-атлар командалары арасында узган хоккей буенча турнирда катнашты. Киеренке көрәштә алты команда арасында Шәмәрдән егетләре җиңү яулады. Аларны котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!
2021 елның 23 гыйнварында Шәмәрдән авыл җирлегенең хезмәт коллективлары арасында чаңгы эстафетасы булып узды. Ярышларны ачу тантанасында Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Гәрәев А. Н., "Яшьлек" яшьләр үзәге директоры Маканов Д. К. катнашты. Җиңүчеләр һәм призерлар мактау грамоталары һәм акчалата призлар белән бүләкләнде.
Буген Кырбаш авылында православие динендәгеләр иң төп христиан бәйрәмнәренең берсе –Качмануны билгеләп үттеләр.
13 гыйнвар көнне Шәмәрдән авылының үзәк чыршысы янында мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан " Сихри дөнья күгеннән, ап-ак карлар коела! “дип исемләнгән Яңа ел чыршысын ябу тантанасы оештырылды. Хезмәткәрләр тамашачылар өчен театральләштерелгән тамаша әзерләделәр. Шулай ук авыл җирлеге башлыгы А.Н.Гәрәев котлау сүзләре белән чыгыш ясады.
7 гыйнвар көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре, җирлек мәдәният йорты үзешчәннәре белән берлектә, православие бәйрәме уңаеннан "Раштуа бәйрәме" оештырдылар. Котлау сүзләре белән авыл җирлеге башлыгы А. Н.Гәрәев чыгыш ясады. Чара күңелле уеннар һәм концерт номерлары белән үрелеп барды. Бәйрәм дискотека белән тәмамланды.
2020 елга Татарстан Республикасында "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү" дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында йортлар төзү эшләре бара. Бу йортлар торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип танылган, авыл җирендә даими яшәүче, яшәү урыны буенча мәҗбүри теркәүгә ия һәм оешма эшчәнлеге өлкәсенә бәйле рәвештә, авыл җирлегендә кимендә бер ел эшләүче гаиләләр өчен каралган.
2020 нче елның 19 нчы декабрендә Шәмәрдән авылында чаңгы узышын яратучылар өчен бәйрәм узды. Бу көнне безнең район халкы чаңгы сезонын ачу тантанасына җыелды. Чаңгы сезонын ачу тантанасын Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Гәрәев А. Н. үткәрде.
2020 елның 12 декабрендә Шәмәрдән авылының үзәк чыршысында беренче Кыш бабай белән очрашу булды. Программа Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан оештырылды. Бәйрәм барышында Күңелле уеннар булды, әйлән-бәйлән йөрделәр, Яңа ел җырлары җырладылар һәм, әлбәттә инде, чыршыда утлар кабыздылар.
2020 елның 15 декабрендә Шәмәрдән авыл җирлегендә гаиләләргә һәм яшь белгечләргә социаль ипотека һәм аренда программасы буенча Мәктәп урамы, 2А адресы буенча урнашкан яңа йорт фатирларыннан ачкычлар тапшырылды. Тантаналы чара Саба муниципаль районы Башлыгы Р.Н.Миңнеханов һәм Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы А.Н. Гәрәев катнашында узды.