Шәмәрдән авылында яшәүче Гөлбану Гайфи кызы Филипповага - 90 яшь.
Юбилярны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Марсель Хуҗин, Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Айдар Гәрәев тәбрикләделәр.
10 февраль көнне Шәмәрдән балалар китапханәсе «Салават күпере» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен, Петр I тууына 350 ел тулу уңаеннан, әйләнә-тирә дөньяга карата кызыксыну уяту һәм илебезнең үткәне өчен горурлык хисе тәрбияләү максатыннан, «Россиянең бөек исемнәре: Петр Беренче»дип исемләнгән мәгълүмати сәгать үткәрде. Чара барышында китапханәче Зарипова И.Х. балаларга Петр I тормышы, аның балачагы, илебезгә керткән үзгәрешләре турында сөйләде. Бу теманы ачарга «Петр I Бөек»презентациясе ярдәм итте. Шулай ук, Петр Беренченең Россия флотына һәм Санкт-Петербург шәһәренә нигез салу тарихы турында да кызыклы сөйләшү уздырылды.
7 февраль көнне Шәмәрдән балалар китапханәсе “Салават күпере” балалар бакчасында тәрбияләнүче мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче сабыйларга “Дети на войне” дип аталган мәгълүмат сәгате уздырды. Чараның максаты – үсеп килүче буында Ватанга карата мәхәббәт, горурлык хисе тәрбияләү; тыныч-имин көннәрнең, дуслыкның кадерен белергә өйрәтү иде. Чара барышында китапханәче Зарипова И.Х. балаларга Бөек Ватан сугышының ничек башлануы, сугышта балаларның күрсәткән батырлыклары, аларның күргән авырлыклары турында сөйләде, презентация күрсәтте. Чара азагында сугыш чорын чагылдырган мультфильмнар: «Солдатская сказка», «Василёк», «Воспоминание» күрсәтелде.
1 нче февраль көнне Шәмәрдән авыл җирлегендә чангы шуу эстафетасы узды. Эстафетада Шәмәрдән җирлеге предприятие, оешма хезмәткәрләре катнашты. Җиңучеләр грамота һәм акчалата бүләкләнделәр.
2020 елнын 27 гыйнварында Шәмәрдән лицеенда Ленинград блокадасына багышланган тарихи квест узды. Уен барышында катнашучылар Морзе әлифбасы, Ленинград блокадасы батырлары белән таныштылар, төрле башваткычлар чиштеләр. Командалар диплом белән бүләкләнделәр.
Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы А.Н.Гәрәев, еллык эшчәнлеккә йомгак ясау һәм халык җыенына әзерләнү максатыннан, җирлектә урнашкан предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде.
13 гыйнвар көнне үзәк чыршы янында Шәмәрдән авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре «Тычкан килә, бәхет алып килә!» − исеме астында чыршы ябылу тантанасы оештырдылар. Бәйрәм чарасы төрле күңел ачу уеннарыннан, кызыклы бәйгеләрдән һәм матур концерт номерларыннан торды. Барлык авыл халкы уеннарда катнашып, концерт номерлары карап, җырлап-биеп рәхәтләнеп ял итте.
Шәмәрдән авыл җирлегендә хоккей буенча ярыш узды. Беренчелекне Шекше авыл җирлеге командасы алды. Икенче урынны- Мишәбаш, оченче урынны- Шәмәрдән, дүртенче урынны – Лесхоз командалары яулады.
15 декабрь көнне Мичәнбаш авыл клубы мөдире китапханәче белән берлектә ТАССРның 100-еллыгына багышланган “Мичәнбашым – туган ягым” дип исемләнгән ял кичәсе үткәрделәр.Чара барышында татар халык җырлары яңгырады, эчтәлекле шигырьләр укылды. Бу кичәдә яшьлек еллары, куңелле мизгелләр, шигъри юллар искә алынды. Чара түгәрәк өстәл артында чәй эчү белән тәмамланды.
6 декабрь көнне Шәмәрдән мәдәният йортында инвалидлар декадасынын 10 көнлеге унаеннан физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен “Җылылык көтә җирдә һәр йорәк” дип исемләнгән кичә үткәрелде. Биредә “Яшьлек” яшьләр үзәге каршында эшләп килүче “Яшь талантлар” ижат түгәрәге укучылары да актив катнашты. Җыр, бию, шигырь белән үрелеп барган кичә күңелле уеннар белән дәвам итте.