ЯҢАЛЫКЛАР


3
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

2019 нчы елның 6 нчы декабрендә, сәгать 15.00 дә, Шәмәрдән авыл җирлегендә, сәләмәтлекләре ягыннан физик мөмкинлекләре чикле булган кешеләр өчен “Эйдә күңел ачабыз” дигән уен узачак.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге.
saby.tatarstan.ru

26
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

2019 нчы елның 24 нче ноябрь көнне Шәмәрдән авыл җирлеге биләмәсендә гражданнардан үзара салым акчасы җыю һәм аны куллану буенча җирле референдум уздырылды. Әлеге референдумда 2568 кеше (51,54%) катнышты, 77, 99%-“риза” , ә 21,81%-“каршы” дип белдерде.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

19
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

Хезмәт коллективлары һәм авыл җирлекләре  командалары арасында мини-футбол буенча чемпионат дәвам итә.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

12
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

Шәмәрдән авыл җирлегендә  гражданнарның үзара салымы мәсьәләләре буенча җирле референдумга әзерлек эшләре бара.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

5
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

1ноябрь көнне, Мичәнбаш авыл клубында, каникуллар  планы нигезендә, “Осенний калейдоскоп” дип исемләнгән викторина узды. Чараның максаты: балаларда позитиф кәеф булдыру, табигать куренешләрнә карата кызыксыну уяту, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.  

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

29
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

Мичәнбаш авыл клубында "Убырлы карчыкта кунакта" дип исемләнгән күңел ачу кичәсе булып узды. Әлеге чараның максаты-Убырлы карчыкның тискәре генә түгел, ә тылсымлы әкиятләрнең уңай персонажы да булуын исбатлау. Балалар күңелле уеннарда актив катнаштылар, җырлар җырладылар, табышмаклар чиштеләр. Убырлы карчык балаларны тәмле коймак һәм кайнар чәй белән сыйлады.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге.
saby.tatarstan.ru

22
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

Шәмәрдән авыл җирлегендә урам юлларын һәм күп фатирлы йорт яны территорияләрен төзекләндерү эшләре бара.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге.
saby.tatarstan.ru

15
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

Шәмәрдән авыл җирлегендә  көзге кросс узды. Кросста мәктәпкәчә яшьтәге балалар, укучылар, җирлектәге хезмәткәрләр актив катнашты. Җинүгә ирешүчеләргә грамоталар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.   

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

8
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

Шәмәрдән авыл җирлеге Башкарма комитеты хезмәткәрләре, су буйларында санитар тәртип урнаштыру  һәм халыкның табигатькә сак карашын үстерү максатларында,Шәмәрдән авыл җирлеге территориясендә өмә үткәрде.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

1
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

29 сентябрь  көнне ,Мичәнбаш авыл клубында, Өлкәннәр көненә багышлап, “Күңел 17 дә...” дип исемләнгән концерт һәм очрашу кичәсе оештырылды. Мул табыннар әзерләп үткәргән әлеге чарага Мичәнбаш авылында яшәүче барлык өлкәннәр дә чакырылды.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International