ЯҢАЛЫКЛАР


5
февраль, 2019 ел
сишәмбе

Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы А.Н.Гараев  җирлектә урнашкан предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләре белән  еллык эшчәнлеккә йомгак ясау  максатында һәм җыенга эзерлек йөзеннән  кинэшмэ үткәрде.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

29
гыйнвар, 2019 ел
сишәмбе

Шәмәрдәндә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Маметов Хәмит Ленинград блокадасы өзелүгә 75 ел тулу уңаеннан медаль  белән бүләкләнде.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

22
гыйнвар, 2019 ел
сишәмбе

Шәмәрдән авыл җирлегендә  кичке чангы шуу эстафетасы узды. Эстафетада Шәмәрдән җирлеге предприятие, оешма хезмәткәрләре катнашты. Җиңучеләр грамота һәм акчалата бүләкләнделәр.

 

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

15
гыйнвар, 2019 ел
сишәмбе

13 гыйнвар көнне үзәк чыршы янында Шәмәрдән авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре «Дуңгыз елында бәхет өмет итәбез!» − исеме астында  чыршы ябылу тантанасы оештырдылар. Бәйрәм чарасы  төрле күңел ачу уеннарыннан, кызыклы бәйгеләрдән һәм матур концерт номерларыннан торды. Шунда булган барлык халык рәхәтләнеп уеннарда катнашып, концерт номерлары карап, биеп  чын күңелдән ял иттеләр.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

5
гыйнвар, 2019 ел
шимбә

Шәмәрдән мәдәният йортында сәләмәтлекләре ягыннан физик мөмкинлекләре чикле булган балалар өчен яңа ел бәйрәменә багышланган тамаша узды. Килгән кунаклар чыршы янында Кыш бабайга шигырьләр сөйләп, әкият персонаҗлары белән бергәләп төрле уеннар уйнап, бүләкләр һәм күчтәнәчләр алдылар.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International